Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар, стационар участокларда яки КФҮтә булып, халык санын алуны уза алалар

Шулай ук исәпкә алуны «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» порталы аша да узарга мөмкин.

18 октябрьгә алынган мәгълүматка караганда, Бөтенроссия халык санын алуда 700 кеше катнашкан инде. Ул 15 октябрьдә башланып китте.
Сан алуны берничә ысул белән үтәргә була:
- гадәттәгечә, сан алучыны өйдә көтәләр − дүшәмбедә 155 сан алучы үз хисап урыннарын йөреп чыгуны башладылар;
- Нефтьчеләр проспекты, 1, 309нчы бүлмә, Тукай урамы, 38нче бүлмә адреслары буенча урнашкан стационар участокларында. Аларның эш вакыты сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр;
- Нефтьчеләр проспекты, 44б адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк бинасында инструктор кабул итә; 
- КФҮ бинасында «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр» порталы аша — мөстәкыйль рәвештә яисә волонтерлар ярдәме белән. 
Интернет-сан алуны узганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланучының "шәхси кабинеты"на сан алуны үткәнлекне раслап, үзенчәлекле код киләчәк. Сезнең йорт хуҗалыгына килгән сан алучыга шул кодны күрсәтергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X