Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2017 ел йомгаклары: сәламәтлек сагында

“Миннән – юллама!” – дип белдерде район башлыгы Геннадий Емельянов һәм ветеранга биргән сүзендә торды.

Быел сентябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашучы Мулла Нәҗипов “Космос” санаторий-профилакториенә юллама сорап, башлык янына килгән иде.  

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, иминият фондыннан андый юллама елга бер бирелә. “Космос”ка килгәндә, ул бушлай юлламалар конкурсында катнашмый, һәм бер кешегә аның бәясе  2400 сум тәшкил итә.

Октябрьдә, санаторийдәге башка ветераннар арасында Мулла бабай да бар иде.  Ялдан ул канәгать.

– Ике атна дәвалану миңа көч өстәде, үземне яхшы хис итәм, – ди ул. – Район башлыгы Геннадий Емельяновка зур рәхмәт, гозеремне үтәде.

Санаторийда Мулла Нәҗипов гидромассаж һәм магнит белән дәвалау алган.

Әйтергә кирәк, киләсе елның мартында ул 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

– Алабугада яшәүче кызым Нурсаба мине кайгыртып тора, улым да Яр Чаллыдан килеп, хәлемне белеп тора, – ди ветеран.

Сәламәтлекне саклау өлкәсендә ел нәтиҗәләре турында Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибенең урынбасары Марина Мелихова сөйләде.

– Марина Николаевна, быел яңа медицина җиһазлары алындымы?

Лабораторияләр өчен анализаторлар, спирограф, пульсоксиметрлар, рециркуляторлар (һаваны чистарту өчен чыгарылган ябык типтагы бактерицидлы нурландыргыч), ЭКГ-регистраторлар алынды.

Районда быел күпме фельдшер-акушер пункты ачылды һәм соңгы елларда күпме төзелде?

Быел  Малореченскида модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Соңгы алты елда Алабуга районында модульле  технология буенча 9 яңа ФАП төзелде. Моннан тыш, 1 типлаштырылган ФАП ачылды, икесе күпфункцияле үзәкләрдө урнашкан, икесенә капиталь төзекләндерү ясалган. 2018 елда Иске Күклектә ФАП төзеләчәк.

– Гомумпрактика табибләре өчен ачылган офислар турында сөйләсәгез иде.

– Халыкка беренчел медикцина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту йөзеннән, гыйнварда Максим Горький урамы, 105а адресы буенча модульле амбулатория бинасы төзелеп бетте. Тугаров урамы, 8а йортында табиб амбулаторисен төзү барды, ул киләсе ел башында ачылачак.

Шәһәрне иске өлешендә 2018 елда тагын бер амбулатория корылып, анда 2нче поликлиника филиалыннан гомумпрактика табибләре, көндезге стационар бүлеге урнашачак.

Түләүле хезмәтләр өлеше нинди буласы?

Алабуга үзәк район хастаханәсенең гомуми финанславында халыктан түләүләр өлеше 2 процент тәшкил итә.

Бүген Алабугада нинди табибләр җитешми? Кадрлар мәсьәләсе ничек чишелә?

Оешмага 46 кеше: 16 гомумпрактика табибе, 5 акушер-гинеколог, 5 участок педиатры, 3 невролог, 2 фтизиатр, ашыгыч ярдәм табибе, неонатолог, рентгенолог, отоларинголог, инфекционист, офтальмолог табибләр кирәк. 2016 елда районга   9,  быел 10 табиб җәлеп ителгән. Барлыгы 35 яшькә кадәрге 33 яшь белгеч эшли. Өч ел эчендә 20 табиб торак шартларын яхшыртуга 500 мең сум күләмендә Дәүләт гранты алды. Алты яшь белгеч табиб 1794,5 сум күләмендә ай саен өстәмә акча ала, ул беренче өзлексез өч ел эшләү дәвамында бирелә. Районда соңгы 12 елда хезмәттә һәм җәмәгать эшендә актив яшь табибларга район башлыгының айлык стипендиясе рәвешендә түләүләр башкарыла. Хәзерге вакытта аны алты яшь табиб ала, аның күләме 3,330 сум. Казан дәүләт  медицина академиясендә 13 кеше максатчан укый, шуларның өчесе адреслы әзерлек программасы буенча белем ала. Килгән табибләргә  ведомство торагы бирелә.

Алабуга балалар тудыру йортын нинди язмыш көтә, аны ябалар дигән сүзләр йөри иде.

Хәзерге вакытта аны ябу планлаштырылмый.

Кайсы медучреждениеләрдә төзекләндерү булачак һәм кайда ул инде төгәлләнгән?

– 2018 елда шәһәр поликлиникасы, балалар поликлиникасының төп һәм филиал биналары, хастаханәнең лаборатория корпусы  капиталь төзекләндерелер дип көтелә, һәм аларны җиһазлауны ахырына җиткерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев