Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 декабрьдә балалар йортында Яңа ел чыршысы бәйрәме узды

Балалар Яңа ел концерт программасын үзләре әзерләде. Яңа ел бәйрәменә чакырылган кунакларның бал-маскарадны күрергә, моңлы җырлар тыңларга һәм, гомумән, вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлекләре булды.

Бу көнне балалар йортының хөрмәтле кунаклары - даими спонсор һәм иганәчеләр иде. Алар, Кыш бабай буларак, балалар йортында тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләде: "Ак Барс Созидание" (төп спонсор) - уенчык һәм оргтехника, "Медиакам" ААҖ балалар йортында тәрбияләнүчеләрне иминиятләштерде, Социаль иминиятләштерү фонды - аквапаркка барып кайту, шулай ук Макдональдс яки кинотеатрга (балалар үзләре сайлый) бару мөмкинлеге бирде, Яр Чаллыдан бизнесмен (исемен әйтергә теләмәде) балаларны Яр Чаллы "Орион" Яшьләр үзәгенә дискотека һәм Яңа ел чыршысына алып барып кайтты, "Татнефть" - тәмле бүләкләр, "АлАЗ җитештерү берләшмәсе", Тимер" ҖЧҖ директоры Василий Баранов та балаларның Яңа ел бәйрәменә үз өлешен кертте.

Балалар йорты директоры Елена Гырдымова балалар өчен бик шат, чөнки аларның һәрберсе Яңа ел бүләге, ә иң мөһиме - игътибарга ия булды. 3 яшьлек Диананың кәнфит ашап битләре кып-кызыл булган, шул сәбәпле Елена Гырдымова балалар Яңа ел бәйрәмнәре вакытында диатез белән чирләмәсәләр генә ярый инде, дип борчыла.

Хәер, ул көнне бер генә бала да бүләксез калмады. Иң мөһиме, һәркем күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы алды.

Рузилә Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев