Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 декабрьдә Коткаручылар көне

РФдә Коткаручылар көне 1990 елдан билгеләп үтелә. Эзләү-коткару эшләрендә МЧСның янгын сүндерүчеләр-коткаручылар отряды зур роль уйный.

Алар янгын чыккан, юл-транспорт вакыйгасында, су басканда бәлагә тарыганнарга беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Алар тәүлек буе кизүлек итә, бер генә хәбәрне дә игътибарсыз калдырмый.

75 нче янгын сүндерү-коткару часте барлык шартларда эш алып баруга хокуклы, андагы һәр хезмәткәр "коткаручы" квалификациясенә ия. Команда 2012 елда республикада үткән ярышларда катнашып, өченче урынга лаек булды. Команда составына эчке эшләр өлкән прапорщигы караул җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Степанов, эчке хезмәт прапорщигы бүлек командиры Роман Калинин, бүлек командиры прапорщик Радик Шабуров, өлкән инструктор өлкән прапорщик Олег Балобанов кертелгән иде.

2012 елда Алабуга коткаручылары 39 тапкыр янгын сүндерү, 109 тапкыр юл-транспорт вакыйгалары китергән бәла-каза нәтиҗәләрен бетерүдә, "Турай" суүткәргечендәге аварияне җиңүдә, язгы ташу вакытында халыкка ярдәм күрсәтү эшләрендә катнашты. Алар 26 кешене янгыннан йолып калса, 61 кешегә юл-транспорт һәлакәте вакытында ярдәм итте. Бәйрәмегез котлы булсын, батыр егетләр!

В.Винер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев