Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүгенгедәй, һаман истә тәрбиячем, балалар бакчасы...

27 сентябрь – Россиядә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәм алдыннан Алабуганың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең балачагы, беренче тәрбиячеләре, ни өчен әлеге һөнәрне сайлаулары турында сөйләделәр.

Нурисә Гәрәева, 34нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе: 
«Мин — тәрбияче! Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Шулай диюгә, минем күз алдына беренче тәрбиячеләрем Әлфия Габделхаевна белән Зөлфия Габделхаевна килеп басалар (алар игезәкләр иде). Аларның матур итеп киенеп, төз атлап бакчага килеп керүләре, һәркемнең аларны ихтирам итүе, исәнләшүе, шөгыль үткәрүләре, карда ауный-ауный безнең белән уйнаулары — экрандагы кадрлар кебек каршыдан йөгереп үтә. Югары Ушмы урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия университетында укыганда да мин бу сорауга, бәлки, «Балаларны яратам» дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Балалар бакчасы бусагасын беренче тапкыр атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...»

Рузия Бәдретдинова, 17нче «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе:
«Мин үзем Аксубай районы Яңа Дума авылында туып үскәнмен, балалар бакчасына да шунда йөрдем. Беренче тәрбиячемне бик яхшы хәтерлим. Альбина Рәфыйк кызы исемле бик ягымлы, сабыр, мөлаем ханым иде ул. Авылда төркемнәргә билгеле бер яшьтәге сабыйлар гына җитәрлек тупланмый иде, шуңа күрә төрлесе бергә йөрде. Балалар күп, җитмәсә төрлесе төрле яшьтә, эшләве бик кыен булгандыр инде тәрбиячебезгә. Хәзер моны бик яхшы аңлыйм. Ничек барысына да җитеште, булдырды икән ул, шаккатырсың! 
Бүген инде үземнең дә шушы һөнәргә керешеп киткәнемә 8 ел булды. Тәрбияче һөнәре бер үк вакытта бик кызыклы да, катлаулы да. Һәр баланың үз холкы, үзенчәлекләре бар бит, аларның һәрберсенә үзенчә якын килә белү кирәк. Әлбәттә, балалар бакчасында уңай эмоциональ мохит булдыруны кайгыртырга, көн саен нәниләр өчен кызыклы һәм файдалы шөгыльләр уйлап табарга кирәк. Тәрбияченең көннәре сабыйларның эчкерсез елмаюлары, ихлас көлүләре, ә кайчагында күз яшьләренә дә бай була. Өстәвенә, бу гаять җаваплы эш. Кешеләр бит безгә тормышта иң кадерлесен — газиз балаларын ышанып тапшыра. Әмма хәзер миннән „Сез һөнәрегезне дөрес сайладыгызмы? Шундый мөмкинлек булса, аны тагын сайлар идегезме?“, дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, „Әйе!“ дип җавап бирер идем».

Ләйсирә Сираева, 34нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе:
«Мин бик кечкенә яшьтә ике ел чамасы Алабуга районы Илмәт авылы балалар бакчасына бик яратып йөрдем. Шәһәрдәге кебек авыл балалар бакчаларына бик күп бала йөрми бит инде, әмма ул минем хәтеремдә кечкенә булса да, үзенә күрә бик ямьле булып истә калган. Тәрбиячем — Земфира Салихова иде. Мин бакчага йөргәндә яңа эшли башлаган гына вакыты. Шулай булса да, без — балалар аңа хөрмәт белән карый идек, безнең өчен авторитет иде ул. Шаян, аңлаучан, кирәк вакытта таләпчән дә була белә иде, бигрәк тә без йокы сәгатьләрендә йокламаганда (көлә).
Нишләптер балалар белән эшләү теләге миндә кечкенәдән үк бар иде. Мин татар филологиясе бүлегенә укырга кердем, шулай булса да кечкенә балалар белән эшләү теләге һич күңелемнән китмәде. Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Очраклы гына тәрбияче булып килеп кереп, балалар бакчасында эшләп булмый. Тәрбиячеләр — алар күңелләре белән һәрчак бала булып калучы кешеләр. Һөнәрем миңа даими рәвештә балалык, әкият һәм фантазияләр дөньясында булу мөмкинлеге бирә. Төркемеңдәге шат балаларны күргәндә үз һөнәреңнең әһәмиятен бигрәк тә ачык аңлыйсың. Сабыйлар бит алар төрле, һәрберсенең үз дөньясы, шуңа күрә аларның күңелләренә юл таба белергә кирәк».

Алсу Нәбиева, 32нче «Садко» балалар бакчасы тәрбиячесе:
«Тәрбияче буларак беренче адымнарымны туган ягым — Мамадыш шәһәрендә «Миләшкәй» балалар бакчасында ясадым. Әле нинди бакча бит — нәкъ үзем кечкенә чакта йөргән балалар бакчасы! Шундый матур, шундый якын иде ул миңа. Бакчага барганда әниемнең чәчләрне матур итеп бантиклап үрүе, озын гольфалар кию хәтергә кереп калган, хәзер инде гольфалар киеп йөрү сирәк күренеш. Беренче тәрбиячеләрем Гөлфия Хәнәфи кызы һәм Роза Мөхәммәт кызы булдылар. Минем хәтердә алар үтә гади, бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы булып истә калганнар. Аларга чиксез рәхмәтлемен. 
Гомумән, тәрбия эше зур сабырлык таләп итә торган эшчәнлек. Һәрбер бала бердәнбер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйлаучан һәм хис итүчән, үзенә генә хас гамәлләр өчен туган. Без һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, аңа табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларны ачарга ярдәм итәргә тиеш. Шунлыктан, тәрбияче һәр яктан камил, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиештер дип уйлыйм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев