Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

50 елга бер “Авыл көне” бәйрәме

Авыл көне - үзләренең кече Ватаннарында иңне-иңгә куеп, зур гаилә булып яшәүче авылдашлар өчен һәрвакыт якты һәм изге бәйрәм.

Югары Шүрнәк авылында инде 50 ел гомер узгач "Авыл көне" бәйрәмен уздырдылар. Чара Россия көне алдыннан 11 июньдә үтте, табигать тә безгә кояшлы көнне җәлләмәде.

Чараның тантаналы өлешенә авыл кешеләрен бәйрәм белән котларга авыл җирлеге рәисе Каишев Николай Яков улы, депутат Валентин Роман улы Колчин килде. Авылның элекке җитәкчесе Зинаида Григорий кызы Колчина да җылы котлау сүзләрен җиткерде.

Бу кояшлы җәйге көндә котлаулар авылда яшәүчеләргә, биредәге бердәнбер сугыш ветераны Николай Павел улы Колчинга, зиратта узган субботникта катнашучыларга, авылдаш-спонсорга адресланган иде.

Элекке якты традиция буенча бәйрәмдә озак яшәүче Ефросинья Алексей кызы Епанешникованы һәм 50 ел узгач бу бәйрәмне кире кайтаручы депутат Валентин Роман улы Колчинны да котладылар. Аларның барысына да авылдаш-спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Галина Егор кызы Епанешникова Югары Шүрнәк авылы тарихы турында сөйләде. Урман һәм кырлар арасында, тыныч кына елга агып яткан урында, кайчандыр шушы авылның беренче кешеләре берничә йорт салган. Ул вакыттан соң инде күп сулар аккач, хезмәт сөюче халык гомер итә торган кечкенә матур авыл барлыкка килгән.

Авылдашлар һәм кунаклар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Төрле уеннар оештырылды, җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды. Күңелдән чыккан керәшен җырлары күңелле биюләр белән алмаштырылып барды. Һәр башкарылган җыр, бию белән тамашачылар активлаша гына бардылар. Зур Шүрнәк авылы клубы житәкчесе Алексей Григорий улы Бабакаевка музыка аппаратурасы һәм бәйрәмнең башынннан азагына кадәр безне җыр белән тәэмин иткән өчен зур рәхмәт белдерделәр. Авылдашыбыз гармунчы Валерий Николай улы Колчин һәрвакыттагыча үзенең гармуны белән иде, аңа да зур рәхмәт. Авылдашлар оештыручыларга рәхмәт сүзләре яудырды. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде.

Роза Нурмөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев