Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

55 ел буе кошлар үрчетә

Алабуга районының Танайка авылында яшәүче Александр Кольев хуҗалыгында чып-чын кошлар патшалыгы бар.

Башта без Александр Иван улы янына тавис кошлары үрчетү турында язу максаты белән килгән идек. Анда бу матур кошларның ике гаиләсе яши — 4 олы һәм бер кечкенә кош, ул әлегә чебиләр белән бер вольерда тора.
«Мин аны тавис кошлары тагын йомырка сала алсын өчен махсус аерып утырттым,» — дип аңлатты ир-ат.
Ә гомумән бу кошлар Александр Кольев хуҗалыгында 10 ел элек барлыкка килгән, һәм ул аларны кайдан алып кайтканын инде хәтерләми дә. Кызыксынып китеп шулай эшләгән, ә тиздән кошлар ишәя башлаган.
«Тавис кошлары талымсыз. Аларга ашлык, кукуруз, борчак ашатам, кыскасы, гади тавыкларга кебек үк. Кышлау өчен дә аларга нинди дә булса аерым җылытылган бина төзергә кирәкми,» — ди Александр Кольев.
Әмма аның чын мавыгуы — павлиннар түгел, ә күгәрченнәр икән. Кошлар саны йөздән артып киткәч, хуҗа аларның исәбен дә югалткан. Араларында ниндиләре генә юк!
Һәр токым турында Александр сәгатьләп сөйли ала, һәм инде 55 ел буе кошлар үрчетүенә карамастан, кызыксынуы һәм дәрте әле дә сүрелмәгән.
«7 яшемдә әти беренче пар ак күгәрченнәр бүләк итте, шуннан бирле алардан башка бер көн дә яшәгәнем юк. Бу шөгыльне ташлап та карадым, әмма барып чыкмады,» — дип көлә ул.
Ярты гасырдан артык вакыт эчендә Александр аларны карап тоту буенча гаять зур тәҗрибә туплаган, башкалар белән дә уртаклаша, шулай ук «хезмәттәшләре» — шундый ук кошлар үрчетүчеләр белән бик теләп аралаша, яңа күгәрченнәр сатып ала, булганнарын яңа токымнарга алыштыра. Әмма беркайчан да аларны сатмый, чөнки кошлар аның өчен гади мавыгудан күпкә җитдирәк. Аның участогының күп өлешен күгәрчен һәм тавык кетәклекләре алып тора, чөнки токымнары да бик күптөрле. Гаять зур кошлар патшалыгында дөньяда иң кечкенә күгәрченнәр — «бриллиант» урман күгәрченнәренә дә урын табылган, бу токым кошлар гади чыпчыклардан да кечкенәрәк.
«Карагыз әле, нинди матур ул! Чып-чын чибәркәй!» — ди Александр, кулында әле бөтенләй ялангач, каурыйсыз күгәрчен баласын тотып.
Аның эчкерсез мәхәббәте гаиләсенә дә, аның барлык тәрбияләнүчеләренә дә җитәрлек, алар арасында — кошлар гына түгел, берничә мәче, этләр һәм хәтта куян баласы да бар. Александр Кольев өчен бу чын бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев