Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6нчы ТОСның беренче юбилее

Чәчәкләр фестивале, концерт программасы, бүләкләр һәм мактау грамоталары – 6нчы территориаль үзидарә органы (ТОС) әгъзалары шундый тантаналы шартларда бишенче туган көнен билгеләп үтте.

Бәйрәмдә 11 микрорайонның иң актив кешеләренә мәхәллә тормышында катнашкан һәм территорияне төзекләндергән өчен бүләкләр тапшырылды. Чәчәкләр фестиваленең җиңүчесе итеп Нина Сафронова танылды. Мәсәлән, якын-тирә йортларда яшәүчеләр көче белән Г.Тукай һәйкәле янындагы мәйдан тәртипкә китерелде. 6нчы номерлы “Халкым” ТОС рәисе Сания Шәмсетдинова әйтүенчә, алар ишегалларын төзекләндерү проектлары конкурсында 4нче урын алганнар, 300 мең сумга якын грант аларга Габдулла Тукай скверы территориясен тәртипкә китерергә – анда яшел газоннар, бетон конструкцияләр урнаштырырга, чәчәкләр, куаклар, чыршылар утыртырга мөмкинлек биргән. Әлеге максатларга грант чараларының яртысыннан артыгы киткән, калган акчаларны шулай ук микрорайонны төзекләндерүгә тоту планлаштырыла. Микрорайонда яшәүчеләр сүзләренә караганда, үз ишегалларын төзекләндерү эшләре аларга авыр түгел, иң мөһиме алар бер-берсе белән аралашудан ләззәт ала. Биредә яшәүчеләрнең активлары Әниләр көне яки Күршеләр көне кебек уртак бәйрәмнәр үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев