Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 нчы сыйныф укучысы Ренат Хантимировны “Суга батучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләделәр

Батыр егеткә медальне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов тапшырды.

"Молодец! Хәтта миндә дә андый бүләк юк", - диде ул укучыга медаль тапшырган вакытта.

Ренат Алабуга районы Тарловка авылында яши. Суга батучыларны ул 2011 елның июлендә коткара. Кама елгасында 8 пассажиры булган моторлы көймә әйләнә. Пассажирлар арасында ике хатын-кыз һәм бер яшьлек сабый да була. Баланы су өстендә тотып торып хәлдән тайган ирләр янына Ренат беренче булып йөзеп килә. Беренче итеп баланы судан чыгара. Ренатның дуслары исә хатын-кызларга судан чыгарга булыша.

Ренат турында тулырак газетаның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев