Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Абхазиягә бер мәлгә...

Җәйнең соңгы көннәре, көзгә дә озак калмады. Күпчелек кешеләрнең җәйге яллары артта калды, шуңа да карамастан күңелдә кайгыга урын юк, чөнки җәй айлары бик кыска булса да, ул безгә бик күп яңа истәлекләр, яңа хис-тойгылар, кызыклы танышулар алып килде. Минем исә бу җәйне Абхазия белән танышырга мөмкинлегем булды.

Абхазия (абхаз теленә тәрҗемә иткәндә - Апсны) белән танышу, ил чиген узып, таксига ук утыргач башланды. Машинага утыруыбыз булды: магнитоладан матур абхаз көйләре яңгырый башлады, шунда ук без бу илнең моңлы-җырлы дөньясына чумдык. Абхаз җырлары - абхаз телен белмәгән туристларның да күңел түрләренә үтеп керә, йөрәкнең күңел кылларын тибрәтә торган матур җырлар ул. Шуны да әйтергә кирәк, анда урыс җырларын да еш тыңлыйлар, ләкин ул җырларны абхаз кешеләре урыс телендә акцент белән башкара. Алар күбрәк туган җир һәм мәхәббәт темасына җырлый.

Абхазия - искиткеч матур һәм кунакчыл ил. Аның гүзәл табигате, мәһабәт таулары, үзенчәлекле матур инешләре, тирән чиста күлләре, үтә күренмәле диңгез сулары, биек-биектән агып төшә торган көчле агымлы шарлавыклары таң калдырырлык.

Абхазия иле белән тагын да якынрак танышыр өчен экскурсиягә барырга уйладык. Шулай итеп без, экскурсия төркеме белән, Газель машинасына утырып, Рица күленә юл тоттык. Тирә-юньне күзәтеп барганда без шушы якның искиткеч матур табигатенә таң калдык. Безне сокландырганы шул булды: берничә метр киткән саен юлыбызда таудан асфальт юлга агып төшә торган шарлавыклар очрады. Рица күле Кавказның иң истәлекле урыннарның берсе санала. Әлбәттә, Абхазиягә ял итәргә килгән туристларның берсе дә бу табигатьнең искиткеч иҗат җимешен читләтеп үтә алмый. Күл янында полиция посты урнашкан. Ул табигатьне саклый. Күлләрдә су коену тыела.

Юлларга килгәндә, Абхазиядә юлларның күбесе төзекләндерүне таләп итә. СССР вакытында монда идеаль юллар булган, ләкин хәзер алар коточкыч халәттә. Абхазия юлларының 90 проценты - серпантин юллар. Машина минут саен я уңга, я сулга борыла. Юллар бик тар, бер генә машина сыярлык, шуңа да карамастан Газель машинасының тизлеге арта гына барды. Бервакыт борылышта Жигули машинасы килеп чыкты, шофер тиз генә тизлекне киметергә өлгерде. Аллага шөкер, барысы да яхшы гына тәмамланды. Шуны әйтик, мине һәм минем сәяхәттәшләремне аптырашта калдырганы - полиция хезмәткәрләренең абхаз машиналарының кагыйдә бозып йөрүләренә бармак аша каравы. Беренчедән, безнең шофер, машина каешын куймыйча, полиция посты яныннан зур тизлектә үтте, икенчедән, машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек абхаз егетләре дә руль артында йөриләр, өченчедән, рәхәтләнеп исерткеч эчемлекләр (яраткан исерткеч эчемлекләре - чача (виноградтан ясалган аракы) эчеп тә руль артында йөриләр. Ләкин шуны әйтик, кая гына барсак та, кафе-рестораннарда, урамда безнең Рәсәй кешеләре шикелле исереп беткән, аягында тора алмаган абхазларны күргәнебез булмады. Монда исерткеч эчемлекләрне куллану культурасы бик югары. Полиция постында үз регион машиналарын туктатмыйча, чит регион машиналарын гына туктаталар. Моңа да аңлатма бар: Абхазия халкы арасында туганлык мөнәсәбәтләре бик якын. Алар бер-берсе өчен җаннарын да бирергә әзер. Берәр абхазны кулга алсалар, туганнар ярдәме белән аны шул арада чыгаралар, шуңа күрә абхазлар өчен юл йөрү кагыйдәләре юк та диярлек.

Икенче экскурсиягә - Мзы күленә бардык. Мзы күле Рица күленнән биегрәк урнашкан: диңгез өстеннән 2000 метр биеклектә. Бу иң озак сәяхәтләрнең берсе булды. Ул күлгә барып җиткәнче, без 3 сәгать машинада һәм 7,5 чакрым. җәяү бардык. Бу әле бер якка гына. Ләкин без үкенмәдек, чөнки андагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, аны үз күзләрең белән барып күрергә кирәк...

Абхазларның яшәү рәвеше белән дә таныштырып үтәсем килә. Абхазлар элек-электән яшелчәчелек, бакчачылык, виноградчылык, умартачылык, терлекчелек һәм җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Соңгы елларны абхазларга туризм һәм сәүдә зур табыш китерә, шуңа күрә алар туристларга карата бик игътибарлы. Сәүдә белән күбрәк хатын-кызлар шөгыльләнә, чөнки абхаз ир-атлары андый эш аларны кимсетә дип саный.

Абхаз халкының күркәм сыйфатлары: гаделлек, ачык күңеллелек, әхлаклылык, кунакчыллык, аралашучанлык, олыларны зурлау, хөрмәт итү.

Абхаз халкын һәм аның яшәү рәвешен, табигатен күреп кайтуыма мин бик шат булдым. Рәхәтләнеп Кара диңгез ярларында ял иттем. Анда ял итәргә барсагыз, сез дә үкенмәссез.

Рузилә Галимова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев