Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ак халатлы шәфкать ияләрен тәбрикләү

16 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне иде. Ә 20 июньдә шәһәр мәдәният йортында медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов медицина өлкәсендә хезмәт куючыларны котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Табиб – иң җаваплы һөнәрләрнең берседер, мөгаен, чөнки аларның кулында – кеше гомере. Шул исәптән, шәһәребездә әлеге өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне котладылар. Алар өчен иң изге теләкләр һәм иң матур җырлар яңгырады.

Медицина хезмәткәрләрен котлап Геннадий Емельянов:

– 2018 нче елда безнең район, сәламәтлек саклау учрежденияләре арасында шактый нәтиҗәле үсеш  күрсәтте. 2017 елда егерме беренче урында торган булса, 2018 елда исә ул өченче урынга күтәрелде. Бу – безнең табибларыбызның казанышы. Сезнең сизгер йөрәгегез һәм алтын кулларыгыз безне авырулардан коткара. Авыру кеше өчен төп дару булып табиб үзе тора. Хезмәтегез, шәфкатьлелегез һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Медицина хезмәткәрләренә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз: ел саен яңа ФАПлар, табиблар амбулаториясе ачабыз, Алабуга үзәк район хастәханәсендә ремонт эшләре башлап җибәрдек, даими рәвештә заманча медицина җиһазлары сатып алырга тырышабыз, квалификацияле медицина кадрлары әзерләүгә һәм социаль ярдәм күрсәтүгә зур көч куела, – дип белдерде район башлыгы.

Алабуга үзәк район хастәханәсе комиссиясенең карары нигезендә, Елена Кравченко 2019нчы елның иң яхшы табибы исеменә лаек булды. Елена Александр кызы – табиб-бактериолог, шул юнәлештә лаборатория җитәкчесе.

– Кечкенә вакытта ук табиб булырга хыялландым. Әгәр авыру кешегә ярдәм итә алсам – бу минем өчен зур шатлык. Даруларга караганда, табибның елмаюы, терәк булуы, кызгануы мөһим. Әлеге өлкәдә 30 елдан артык хезмәт куйсам да, мин һәрвакыт белем алырга тырышам, фәнни мәкаләләр язам. Медицина өлкәсе, фәне безнең илдә тагын да алга китәргә тиеш. Үземнең эшне яхшы башкарам, әмма коллективка зур рәхмәт әйтәсем килә. Ничек кенә булмасын, коллектив белән бердәм булсаң гына, мондый нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип шатлыгы белән уртаклашты Елена Кравченко.  

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин да үз хезмәткәрләрен котлады. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән һәркемгә ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар теләп калды. Айрат Сафин искәртүенчә, 2019 елның беренче кварталында Алабуга үзәк район хастәханәсе өченче урыннан икенче урынга күтәрелгән.

Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтте һәм яшь белгечләр район башлыгы стипендиясенә лаек булды. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сәламәтлек саклау ветераннарына ак чәчәкләрдән символик бәйләмнәр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев