Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов Иске Куклюк халкы белән очрашты

Узган атнада Алабуга мэры Геннадий Емельянов Иске Куклюк авылында шәхси мәсьәләләр буенча халыкны кабул итте. Шул ук көнне җирлек рәисенең узган ел эш нәтиҗәләре буенча отчет чыгышы тыңланды.

Башлык биредә яшәүчеләрнең активлыгын мактады һәм җирле үзидарә рәисе Аркадий Бахметовның эшен уңай бәяләде.

Бу көнне кабул итүгә килүчеләр башлыкка шәхси сораулар белән дә мөрәҗәгать итте, авыл проблемаларын да күтәрде. Мәктәп директоры Николай Мельников укучылар өчен ярдәмче хуҗалык булдырырга тели. Моның өчен элекке совхозның машина-трактор паркы территориясен дә карап куйган. Тик корылмаларның хуҗасы кайчан да булса үзе турында искә төшерергә мөмкин. Шул сәбәпле бу мәсьәләне тиз арада гына хәл итеп булмый. Кеше яшәми торган ике катлы ташландык йортка да кагыла бу четерекле мәсьәлә. Мәктәп директоры сораганча, аны сүтеп, кирпечләрен мәктәпкә дә бирерсең, ә менә берәү кайтып үзенә тиешле фатирны таләп итә башласа, нишләрсең? Шуңа күрә Геннадий Емельянов директорга иң элек прокуратурага мөрәҗәгать итәргә дип киңәш бирде.

Людмила Охотникова авылдагы райпо кибетләрендәге бәяләрнең кыйммәт булуыннан зарланды. Кибет авылда бердәнбер булганга, авыл халкы мондагы икмәкне шәһәрдәгедән ике тапкырга кыйммәтрәк бәягә сатып алырга мәҗбүр. Аңа да авыл халкы исеменнән прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Авыл мәктәбе укытучысы Николай Мельников үзе яшәгән Черкас авылында интернет үткәрүгә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Бу салада нибары 11 йорт бар, шуларның 7сенә генә стационар телефон кертелгән. Абонентлар аз булу сәбәпле, моны эшләү әлегә мөмкин түгел, дигән җавап бирелде.

Черкаслыларның интернетлы булуга өметләре алай нигезсез дә түгел икән. Авыл искиткеч матур урында урнашканлыктан, биредә йорт төзергә теләүчеләр дә арткан. Бүгенге көндә төзелеш өчен утыздан артык кишәрлек бүлеп бирелгән. Халык арту белән, интернет та булачак. Бу эшләрне тизләтү максатыннан, Геннадий Емельянов тиешле хезмәт җитәкчеләренә әлеге мәсьәләне югары инстанциядә хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде.

Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән йортларга газ үткәрү мәсьәләсе дә уңай хәл ителәчәк. 2010 елда Атиазда йорты янган Маргарита Макарова да ярдәмсез калмаячак. Аны торак алуга чиратка куйганнар, әмма аның яше 65тән артык булганга, банк кредит бирүдән баш тарткан. Махсус фондтан бирелергә тиешле 150 мең сум авылда кечкенә генә йорт алырга җитәр иде. Һич югында, пенсионер өчен элекке балалар бакчасы бинасын төзекләндерәчәкләр.

Гомере буе механизатор булып эшләгән мактаулы алабугалы Иван Соловьев һәм аның инвалид хатыны шәһәрдә фатир алуга чиратта 239нчы булып тора. Димәк фатир әле тиз арада гына булмаячак.

-Мин чиратны тизләтә алмыйм, чөнки сездән алда да шундый ук мохтаҗ кешеләр тора. Моны эшләгән очракта, мин законны бозачакмын, - диде район башлыгы. - Моннан тыш, сезнең балаларыгыз да бар. Ә алар сезне кайгыртырга бурычлы.

Галия КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев