Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга депутатлары һәм ата-аналар мәктәптә туклануның сыйфатын тикшерде

Бу атнада алар 6нчы һәм 8нче мәктәпләрнең азык-төлек блокларында булды.

Социаль үсеш мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Светлана Соколова һәм район Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Рөстәм Шиһапов 6нчы мәктәп директоры Татьяна Хайдукова белән бергә аш-су сыйфатын, порцияләрнең күләмен бәяләделәр, ашханә, склад, туклану графигы белән таныштылар.
— Бөтен башлангыч мәктәп 53 сумга тулысынча туклана. Балаларга кәтлитләр, тавык, ит биргән көннәр була. Җиләк-җимеш атнага ике тапкыр бирелә: дүшәмбе һәм шимбә. Балалар бигрәк тә бәрәңге боламыгы, макарон, сосиска, алма ярата, − дип сөйләде Татьяна Хайдукова.
Бүгенге көндә ашханәдә 4 кеше эшли. Алар көн саен 700гә якын баланы тукландыра. Барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә: азык-төлек блогы хезмәткәрләре халат, баш киеме, перчатка һәм битлекләрдә эшли. Балаларга пешергән ризык та тәмле. Бу көнне укучылар менюсына бәрәңге измәсе, балык кәтлите, тозлы кәбестәдән салат, каһвә эчемлеге кергән.
— Безгә ашханәдә ничек пешерүләре бик ошый. Ашханәгә керү белән кәеф күтәрелә, ашыйсы килә башлый, чөнки ризык, чыннан да, тәмле, − ди 3нче сыйныф укучысы Рузанна Гыймазетдинова.
Тимур Верин һәм Илдар Вильданов та аның сүзләрен расладылар. Алар да төшке ашка бирелгән азыкны һәрвакыт ашап бетерүләре турында әйтте. Балалар бигрәк тә бәрәңге һәм кәтлит (шул исәптән балыкныкы) ярата. 
Депутатлар күргәннәре һәм ишеткәннәреннән канәгать калды: тикшерү 6нчы мәктәптә балаларны тукландыруның лаеклы һәм сыйфатлы итеп оештырылуын күрсәтте.
8нче мәктәптә дә кисәтүләр булмады. «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Сафина ассызыклап үткәнчә, балаларны тукландыру графигы сыйныфларда укучылар саны һәм аларны куркынычсыз утырту мөмкинлеге нигезендә планлаштырылган. Керү урынында антисептиклар тора, ә өстәлләр һәм савыт-саба өстәмә дезинфекцияләнә.
Билгеләп үтик, рейдлар «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча «Яңа мәктәп» федераль партия проекты кысаларында оештырылды. Анда ТР Дәүләт Советы депутатлары да, хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатлары да, ата-аналар да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев