Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга-Әгерҗе-Менделеевск “өчпочмагы” – татарларга

"Хәзерге вакытта безгә чорлар бәйләнешенең, буыннар дәвамчылыгының асылына төшенү бик мөһим, чөнки бүгенге көн казанышларына үткән елларда нигез салынган". Рөстәм Миңнеханов Татарларда мөстәкыйль дәүләт торгызу хыялы һәрвакыт яши.

Казан жандарм идарәсе башлыгы 1909 елның 9 августында Эчке эшләр министрлыгының полиция департаментына юнәлтелгән депешасында, татарлар арасында милли идеянең ныгуына борчылып, болай дип язган: "Бу идеянең максаты барлык мөселманнарны бер дәүләткә җыюдан гыйбарәт. Аның тактик алымнары татарларда һәм мөселманнарда милли хис уятуга, автономия, милли мәктәп, милли бердәмлек булдыру, рус йогынтысына һәм хөкүмәтнең руслаштыру сәясәтенә каршы торуга юнәлтелгән… Ә киләчәктә Төркестан һәм Кавказ белән союзга кереп, эшне гомумтөрки республика төзүгә кадәр җиткерү күздә тотыла"1. (1 НАРТ. Ф. Оп. 6. Д. 636. Л. 3.)

Автономия барлыкка килүнең алшартлары

1917 елның ноябрендә Садри Максуди җитәкчелегендә Милләт Мәҗлесе жыела. Мәҗлестә Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарлык рухы хөкем сөрә. "Безнең, - ди ул үз чыгышында, - тарихи хәтеребез көчле һәм без, аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез". Милләт Мәҗлесе сессиясендә проекттагы Идел-Урал штатының чикләре турында сүз була. Өч варианттагы карталарның берсенә Казан һәм Әстерхан ханлыкларының җирләре кертелгән. Анда мөселманнар саны 30 процент чамасы була. Картаның икенче вариантында тулысынча Казан белән Уфа губерналары кертелә, анысына чуаш, мари халкы да эләгә. Мөселманнар 40 процент чамасы тәшкил итә. Өченче вариантта - Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләре. Биредә мөселманнар бар халыкның 51 процентын алып торган. Милләт Мәҗлесендә соңгы вариант кабул ителгән.

Октябрь революциясеннән соң аны Совет хөкүмәте өнәми, март азагында Казанда төзелгән Болак арты республикасын да куып тараталар. Милли мәсьәләне хәл итү максатында, Татар-башкорт Совет Социалистик Республикасы проекты әзерләнгән (Аның нигезләмәсе 1918 елнын 23 мартында "Правда" газетасында басылып чыга). 1918 елның җәендә Уфада оештырылырга тиешле съезд булмый кала, чөнки Гражданнар сугышы кабына. Татар һәм башкортларны берләштерүне Мирсәет Солтангалиев яклый, ләкин Көнчыгыш фронтта Колчак гаскәрләре һөҗүмгә күчә һәм 1919 елның ахырында гына бу мәсьәлә рәсми рәвештә яңадан калкып чыга. Нәтиҗәдә, бу вакытта Кече Башкортстан республикасы инде төзелгән булганга, партия житәкчеләре Татар автономияле республикасын төзү турында карар кыла.

Бу уңайдан Ленинның берничә хезмәтендә татарларга кагылышлы юллар бар. Аның 1917 елның 20 ноябрендә Россия һәм шәрык мөселман эшчеләренә мөрәҗәгатендә: "Сезнең динегез һәм гадәтләрегез, сезнең милли һәм мәдәни оешмаларыгыз ирекле һәм кагылгысыз булыр. Үзегезнең милли тормышыгызны ирекле һәм каршылыксыз рәвештә төзегез. Сезнең аңа хокукларыгыз бар. Шуны белегез: сезнең хокукларыгыз, Россиянең башка халыкларының хокуклары кебек үк революция һәм аның оешмалары тарафыннан бөтен көченә үтәләчәк, эшчеләр, крестьяннар һәм солдат Советлары ярдәмендә сакланачак", -дип әйтелгән. 1919 елда Башкорт автономиясе төзелгәч: "Без Башкорт республикасын төзедек. Без автономияле Татар респбуликасын төзергә һәм бу сәясәтне башка шәрык халыклары өчен дә үткәрергә тиешбез" , - дип язган.

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров язганча, Татар-Башкорт республикасын төзү турында сөйләшүләр гражданнар сугышы вакытында татарлар һәм башкортлардан файдалануга юнәлтелгән уен гына булган, күрәсең, чөнки 1919 елның 13 декабрендә РКП(б) Политбюросы Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатының проектын юкка чыгара һәм республика төзү өчен агитация алып баруны тыя. Республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе пәйда була, ләкин моңа күренекле зыялылар бердәм каршы чыга.

Халык өчен искиткеч авыр еллар була бу. Талауларга түзә алмыйча, 1920 елның 7 февралендә сәнәкчеләр фетнәсе башлана. Ул 35 көн дәвам итә һәм регуляр гаскәр көче белән бастырыла.

Чикләр билгеләнә

Шул ук елда Идел-Урал төбәгендә Совет властеның эшләре яхшыра, ак гвардиячеләр армияләре тар-мар ителә, татарның милли үзәкләре Казан, Уфа, Оренбург большевиклар кулында кала.

1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы рәисе Владимир Ильич Ленин "ТАССР оешу" турындагы декретка кул куя. Анда милли җирлекнең проектларын һәм милли составны күзалламыйча гына чикләр билгеләнә. Республика территориясе 67 мең квадрат километр тәшкил итә (1917 елда кабул ителгән Идел-Урал штаты проектында аның мәйданы хәтта 220 мең квадрат километрга житә). Татарстан автономиясе татарларның бары тик өчтән бер өлешен генә үз эченә ала (III коммунистик интернационал житәкчеләре пролетар революция алга таба бөтен дөньяда җиңәчәк һәм дәүләт чикләре бөтенләй бетәчәк, дип уйлый). Татарларга, компенсация рәвешендә, Алабуга-Әгерҗе-Менделеевск "өчпочмагы"н бирәләр. Илдә ачлык, кизүләр хөкем сөрә. Яңа төзелгән хөкүмәтнең идарә эшендә тәҗрибәсе булмый.

ТАССР ул вакытта 67,126 квадрат километр мәйдан алып торган. Анда башта 10, саннары 13 кантон булганлыгы билгеле. 1929-1930 елларда кантоннар бетерелеп, 43 район төзелгән. Республикадагы 2892 мең кешенең 51,6 проценты татарлар, 40,4 проценты руслар булган, калган өлешен чувашлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил иткән. 1920 елның 26-27 сентябрендә ТАССРның I Учредительный съезды уза. Анда республиканың 7 кешедән торган Үзәк башкарма комитеты рәисе итеп Борһан Мансуров сайлана. Халык Комиссарлары Советы 15 кешедән тора. Аның рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиевне куялар.

1918 һәм 1925 елларда кабул ителгән Конституцияләрдә РСФСР федерация дәрәҗәсендә була. ТАССРда үзләренә буйсынган алты наркомат була: мәгариф, җир, юстиция, эчке эшләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау. ТАССРның аерым Җир Кодексы да эшләнә.

РСФСРда татар республикасында милли мәгариф турында Декрет булдырылган. Анда акка кара белән Казандагы университет ( бүгенге КФУ) РСФСР хакимияте карамагында кала, ләкин биредә җирле халыклар үз кафедраларын оештыра ала, дип язылган. Халык саны 10 процентны тәшкил иткән милләтләргә үз югары уку йортларын булдырырга рөхсәт ителә.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) барлыкка килүе турында галимнәр фикере төрлечә.

1945 елда ТАССР төзелүгә 25 ел тулу унаеннан матбугат битләрендә: "Үз вакытында патша Россиясенең артта калган провинциясеннән, Татария, Ленин-Сталин партиясе үткәргән милли сәясәт ярдәмендә, Советлар Союзының күренекле республикасына әверелде һәм Совет халыклары гаиләсендә лаеклы урын алды", - дип язалар. Үткән гасырның 90нчы елларында исә тәнкыйди карашлар да булды. Ничек кенә булмасын, автономияле республика оешу татар халкы өчен әһәмиятле була. Казан рәсми рәвештә татарларнын башкаласына әверелә, сибелгән милләттәшләребез өчен сәяси-иҗтимагый, мәдәни таяныч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев