Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алабуга гүзәле» проекты кысаларында тәкъдим ителгән фотосурәтләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без «Алабуга гүзәле» дип аталган өр-яңа проект башлап җибәргән идек. Проект кысаларында «Алабуга нуры» газетасында СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фотосурәтләре басыла. Әлеге фотоларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Фәйзә Шәйморатова бик иртә әнисез кала, ул вакытта аңа нибары ике яшь була. Әтисен фронтка алалар, ә аны әби белән бабасы тәрбиягә ала. Тормышлары авыр булуга карамастан, алар бик тату яшәгәннәр. Фәйзә Шәйморатова тормыш иптәше Габделхәй Гәрәй улы белән Әлмәттә таныша. 1961 елда Алабугага эш буенча күчеп киләләр. Өч балага гомер бүләк итәләр, алабугалының инде оныклары, оныкчыклары бар.

Әнием — Мария Николаевна Сираевага тиздән 89 яшь тула. Утны-суны, катлаулы сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үткән кеше. Бар гомере — хезмәттә. Дүрт баланы ялгызы аякка бастырган. Ничек кенә авыр булса да бу тормышка булган мәхәббәтен, көр күңеллеген югалтмаган, кешеләргә ышанычын саклап кала белгән кеше ул — минем әнием. Бүгенге көндә янәшәсендәге оныклары, оныкчыкларына сөенеп, өебезнең яме булып яши. 
Фоторәсем 1955 елда Морт мәктәбендә эшләгән елларында төшерелгән. Зәңгәр күлмәк киеп төшкән чибәр Марусяга монда 23 яшь. «Мин аны армиядәге бер егеткә истәлеккә дә җибәрдем әле», — дип искә ала әни.

Миләүшә Каюм кызы Галеева 1967 елда язның иң матур айларының берсе — апрель аенда Алабуга районы Иске Юраш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесының хореография бүлеген, соңрак Алабуга дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбият бүлеген тәмамлый. 1991нчe елдан бирле әниебез белем бирү өлкәсендә эшли. Хәзерге вакытта ул әтиебез белән бергә авылда тора, балалар бакчасында мөдир булып эшли. Бакчаны тәмамлаучылар һәрберсе Миләүшә Каюм кызын хөрмәт итәләр һәм бик яраталар.
Миләүшә Каюм кызы тормыш иптәше белән бергә ике бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Азат Алабуга Үзәк хастаханәсендә эшли, ә кечкенә кызлары Ижауда педиатр һөнәрен үзләштерә.
Бүгенге көндә Миләүшә Каюм кызының ике оныгы бар. Алар әбиләрен бик яраталар.

Үзе чибәр, үзе акыллы, белмәгән эше юк. Роза Нуреева (Сираева) 30 елдан артык фармацевтика өлкәсендә эшләде. Улы белән кызы бар. Бүгенге көндә ире белән Алабуга районы Морт авылында, туксанга җитеп килүче әниләрен тәрбияләп, бер-бер артлы туып торучы оныкларын карарга булышып яшиләр. Фотосурәт Розаның Казанда фармацевтика училищесында укыган вакытта 1981 елда төшерелгән. Аңа монда 19 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

51

27

9

32

20

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    26

    46

    Мария апаны 8март белэн котлыйм,саулык-сэлэмэтлек,озын Гомер,балаларыннын,оныкларыннын,оныкчыкларыннын кадер-хормэтен куреп тагын БИК озак еллар яшэргэ язсын.Сина ин изге телэклэр белэн,куп еллар бергэ эшлэгэн Гользиля .