Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ала­бу­га хал­кы ар­та­чак

Яңа ел ал­дын­нан үт­кән шә­һәр Со­ве­ты­ның XI cес­си­я­сен­дә чы­гыш яса­ган шә­һәр Со­ве­ты рә­и­се Ген­на­дий Емель­я­нов Ала­бу­га­ның ки­лә­чә­ген өмет­ле дип бел­дер­де.

Шә­һәр 5 мил­ли­ард сум кү­лә­мен­дә ин­вес­ти­ция ала­чак, ал­га та­ба да то­рак тө­зү дә­вам итә­чәк. Якын ел­лар­да мон­да 10 мең ке­ше­гә исәп­лән­гән по­се­лок үсеп чы­га­чак, ан­да мәк­тәп, ба­ла­лар бак­ча­сы тө­зе­лә­чәк, го­му­мән, тор­мыш өчен мө­һим бар­лык уңай­лык­лар ту­ды­ры­ла­чак. Мах­сус икъ­ти­са­дый зо­на­ның да ки­лә­чә­ге өмет­ле, ан­да өр-яңа тех­но­ло­ги­я­ләр га­мәл­гә кер­те­лә­чәк. Шу­лай итеп, Ала­бу­га хал­кы­ның ар­туы кө­те­лә.

Сес­си­я­дә де­пу­тат­лар шә­һәр бюд­же­ты­на, шу­лай ук үз вә­ка­ләт­лә­рен да­и­ми ни­гез­дә баш­ка­ру­чы сай­лап ку­ел­ган җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры член­на­ры, му­ни­ци­паль уч­реж­де­ни­е­ләр хез­мәт­кәр­лә­ре, де­пу­тат­лар хез­мә­те­нә тү­ләү тәр­ти­бе һәм шарт­ла­ры Ни­гез­лә­мә­се­нә үз­гә­реш­ләр керт­те.

Сес­си­я­дә ха­лык­ка күр­сә­тел­мә­гән хез­мәт­ләр өчен яңа­дан исәп-хи­сап ясау тәр­ти­бен тор­мыш­ка ашы­ру ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат бе­лән ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең ТКХ мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Рим За­һи­дул­лин та­ныш­тыр­ды. Әле­ге ме­ха­низм РФ хө­кү­мә­те­нең һәр­кем­гә та­ныш 37 нче Ка­ра­рын­да һәм энер­гия ре­сурс­ла­ры бе­лән тәэ­мин итү­че­ләр бе­лән ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр ара­сын­да­гы ки­ле­шү­ләр­дә җен­тек­ле күр­сә­тел­гән дип ачык­лык керт­те ул. Соң­гы­ла­ры­ның эшен ул "и­ке­ле"­гә бә­я­ләп, алар ти­е­шен­чә хез­мәт күр­сәт­кән оч­рак­та, бу мәсь­ә­лә­не сес­си­я­гә ку­еп то­ра­сы да бул­мас иде, яңа­дан исәп-хи­сап ясау тәр­ти­бе дә юга­ры­да күр­сә­тел­гән до­ку­мент­лар­да бә­ян ите­лә, ди­де Р.За­һи­дул­лин. Граж­дан­нар­ның яз­ма­ча яки тел­дән мө­рә­җә­га­те ни­ге­зен­дә ида­рә­че ком­па­ния ко­мис­сия тө­зер­гә һәм кыс­ка срок­та мәсь­ә­лә­не хәл итәр­гә ти­еш. Ко­мис­сия эше ни­ге­зен­дә акт тө­зе­лә һәм күр­сә­тел­мә­гән хез­мәт яки аның на­чар сый­фат­лы бу­луы ту­рын­да­гы факт анык­ла­на. Акт­та аның сә­бәп­лә­ре һәм ким­че­лек­ләр­не бе­те­рү срок­ла­ры күр­сә­те­лә. Ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры кул куй­ган­нан соң бер да­нә­се мө­рә­җә­гать итү­че­гә тап­шы­ры­ла, икен­че­се үз­лә­рен­дә ка­ла. Ал­га та­ба ида­рә­че ком­па­ния акт­ны Исәп-хи­сап кас­са­сы­на юл­лый һәм аның ни­ге­зен­дә исәп-хи­сап яса­ла. Бу ме­ха­низм тө­гәл эш­лә­сен өчен, бер­дәм дис­пет­чер­лык хез­мә­те ки­рәк. Мон­дый хез­мәт­ләр күр­ше шә­һәр­ләр­дә бар ин­де, Ала­бу­га­да да аны бул­ды­ру шарт. Алай бул­ган­да, те­ле­фон аша кил­гән хә­бәр тик­ше­ре­лә һәм мәгъ­лү­мат исәп­ләү үзә­ге­нә җи­бә­ре­лә. Ха­лык та үз чи­ра­тын­да та­ләп­чән­лек күр­сә­тер­гә ти­еш. Әй­тик, за­яв­ка­ның тер­кә­лү­е­нә ире­шер­гә һәм дис­пет­чер­ның исем-фа­ми­ли­я­сен бе­лер­гә ки­рәк. Шә­һәр-ра­йон баш­лы­гы әй­тү­ен­чә, үз­гәр­теп ко­ру ба­ры­шын­да ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең на­мус бе­лән хез­мәт итүе, ха­лык ара­сын­да аң­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ру бик мө­һим.

К.Али­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев