Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга инвалидлар декадасына әзерләнә

3нче декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Гадәттәгечә, нәкъ менә декабрьнең беренче ун көнлеге җәмгыятьнең сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә карата аерым игътибарына багышланган. Алабуга районында Инвалидлар декадасы үткәрүгә әзерлек турында шәһәрнең төп трибунасыннан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген район территориясендә теге яки бу инвалидлык группасы булган 4857 кеше яши. Инвалидлар санының 8 проценты диярлек – балалар, барлыгы 375 кеше.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Алабугада көн саен поликлиникаларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында ачык ишекләр көнен оештыру планлаштырыла. Шушы ук көннәрдә сәламәтлеге чикләнгән кешеләр шәһәрнең барлык музей объектларын бушлай карый алачак, шулай ук көн саен 15.00 сәгатьтә “Иллюзион” кинотеатрында алар өчен бушлай фильмнар күрсәтеләчәк. Шәһәрнең кайбер чәчтарашханә, ателье һәм мунчалары шулай ук инвалидларга ташламалы хезмәт күрсәтергә әзер, ташлама күләме 30-50 процент тәшкил итәчәк (исемлек белән elabuga-rt.ru сайтында таныша аласыз – Автор иск.).

2 декабрьдә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә “Бердәм игелек дәресе” узачак, – дип сөйләде Галина Калашникова.

– 3 декабрьдә 10 сәгать 45 минутта “Без бергә” флешмоблары үтәчәк, икенче көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрү планлаштырылган, 5 декабрьдә “Син – иң яхшысы” дигән хәйрия концерты узачак.

Спортчылар да читтә калмаячак. Шулай итеп, 7 декабрьдә Җиңел атлетика манежында сәламәтлеге чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәреләчәк. Шул ук көнне 17.00 сәгатьтә шәһәр күңел ачу үзәкләренең берсендә хәйрия концерты узачак.

Алабугалыларның кече буынына килгәндә, 8 декабрьдә үзенчәлекле балалар өчен “Җилкәннәрдә кино дөньясына” дигән квест-уен оештырылачак.

Галина Калашникова билгеләп үткәнчә, үзенчәлекле балаларга хәлдән килгәнчә ярдәм итүдә һәркем катнаша ала.

– Аларның хыялы – Мерседес һәм Лексуслар түгел, ә курчаклар, конструкторлар, рәсем ясау өчен җыелмалар, карават, планшет һәм велосипедлар. Тернәкләндерү чаралары һәм сәламәтлекне контрольдә тоту өчен чыгым материаллары бик кирәк булган балалар да бар.

Декада 10 декабрьдә Шәһәр мәдәният сараенда узачак “Игелек марафоны” белән тәмамланачак, – дип йомгаклады район башкарма комитеты урынбасары.

 

Фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев