Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталары редакциясендә өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе булды

Өлкәннәр көне якынаю белән, һәркем гаиләсендәге иң кадерле кешеләрен барлый, бүләк хәстәрли, күңеленә матур, җылы сүзләр беркетеп куя.

Безнең "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары коллективы да бу көнгә алдан ук әзерләнә башлады. Ике дистәгә якын кешене берләштергән ветераннар советы әгъзалары аларның хәлен белешеп, аларны бәйрәм табынына чакырды. Мул әзерләнгән чәй табынында котлаулардан соң, ветераннарга "Алабуга хәбәрләр бүлеге" тарафыннан эшләнеп, Рәсәй күләмендә бүләк алган телеочерк, Болгарга сәяхәт вакытында төшерелгән сюжетлар күрсәтелде. Ветераннарны газетаның баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева котлады, коллектив ирешкән уңышлар белән таныштырды.

Редакциядә ике буын алышынуын истә тотсаң, хәзер инде өлкән яшьтәгеләрнең кайберләре элекке коллегалары белән аралашудан мәхрүм. Ничек кенә булмасын, бу көнне редакциягә килә алмаган хезмәттәшләребезнең дә хәлен белеп кайту җае табылды. Кемдер өйдә, кемдер дәваханәдә авырып ята. Дистә еллар бергә эшләгән кешеңне күрү кемгә дә зур шатлык, җитмәсә әле бәйрәм күчтәнәче дә бар!

Ә бәйрәмгә килгән ханымнарның әле бүген дә көр күңелле, сау-сәламәт булуына куанып бетә алмыйсың. Редакциядә 30-40 ел гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Зирәк Садыйкова, Роза Мөбарәкшина, Миңнехода Хафизова, Галина Кузнецова, Валентина Елкина үзләренең активлыклары, тормыштан ямь-тәм табып яши белүләре белән сокландыра. Бәйрәм табынында бер-берсе белән озак чөкердәшкәннән соң, алар балалары, оныклары ирешкән уңышлар белән уртаклашып, сөенештеләр.

Бүген Зирәк Хәсәновнаның оныгы Мәскәүдә Кремль музыкантлары полкында хезмәт итсә, Роза Абдулловнаның кече кызы ике ел рәттән Президент гранты отып, Америкада белем алып кайткан. Кемнеңдер дүртенче-бишенче оныгы туган. Сөйләшү-аралашу барышында ветераннарыбызның тормыштан канәгать булуларын күреп күңел куанды. Шушындый матур, күңелле кичә оештырып аларга игътибар күрсәткәне, олылаганы өчен, баш мөхәрриргә рәхмәт әйттеләр, соңгы вакытта үзләренә игътибар артуын тоюларын җиткерделәр. Ветераннарыбыз табында җырлап та күрсәтте, биеп тә алды.

Ш.Задә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев