Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары "Ел иганәчесе" республика бәйгесендә җиңде

Казанда "Ел иганәчесе" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында газеталарынң баш редакторы Гөлшат Муллагалиева катнашты.

Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда иганәчелекнең массакүләм иҗтимагый күренешкә әйләнүенә, соңгы елларда республикада иганәчелекнең социаль абруен күтәрү буенча шактый эшләр башкарылуына игътибар юнәлтте. Республика башлыгы искәрткәнчә, дәүләт белән җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге нәтиҗәсендә, республика оешмалары социаль җаваплылыктагы компания имиджын булдыруга омтыла. "Хәйрия ярдәме күрсәтү системасының үсеше күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, инвалид балаларга медицина ярдәме күрсәтү, ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру кебек катлаулы социаль проблемалар чишелешен җиңеләйтә", - дип басым ясады Президент.

Бу көнне бик күпләр бүләкләнде. Әмма алкышларның иң көчлесе күп балалы гаиләләр өчен яңгырады. Тантанада аларга автомашина ачкычлары тапшырылды.

Бәйге җиңүчеләре арасында алабугалылар да бар. Болар: "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Алпресс" филиалы ("Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары), "Тимер" җәмгыяте, ЮХИДИ бүлеге, "ПО ЕлАЗ" предприятиесе. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсенә "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары баш редакторы Гөлшат Муллагалиева (ул "Массакүләм матбугат чаралары" номинациясендә бүләкләнде) һәм "Тимер" җәмгыяте директоры Василий Баранов ("Кече эшмәкәрлек предприятиесе" номинациясе) күтәрелде.

Конкурс комиссиясе редакциянең иганәчелек өлкәсендә башкарылган эшләренә югары бәя бирде. Ә мондый эшләрне редакция даими башкарып килә: дәвалану өчен акча кирәк булган алабугалылар турында язылган мәкаләләр, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә мәктәпләргә һәм спортка ярдәм күрсәтү турында басылган язмалар ("Объективта - мәктәп", газета призына җиңел атлетика ярышлары) һәм башкалар.

Әлеге проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәннәрнең һәммәсенә рәхмәтебезне җиткерәбез! Илдар Гәләветдиновның дәвалануына кирәкле акчаларны җыярга булышкан хәйрия концертын оештырган Олег Мельниковка аерым рәхмәт. Иганәчелек эшендә актив катнашучы Алабуга муниципаль районы Советының массакүләм матбугат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Гайсина һәм Алабуга волонтерларына шулай ук зур рәхмәт.

Хәзерге вакытта безнең мәгълүмати ярдәм белән яңа проект старт алды. Алабуганың билгеле стилисты Тамара Спиридонова һәм фотографы Юлия Корнилова балалар йортында яшәүчеләр өчен фотосессия үткәрә. Бу зур эшнең нәтиҗәсен тиздән безнең газетабыз битләрендә һәм сайтта күрә алачаксыз.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев