Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга почтальоны Зоя Пупышеваның тормышыннан бер көн

Ул 4нче почта элемтәсе бүлекчәсендә эшли һәм хәзер иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе булып санала.

Хат ташучылар — төп ярдәмчеләребез: газеталарны укучыларыбызга җиткерәләр, хатлар һәм башка корреспонденцияне ташыйлар, пенсия өләшәләр, кайвакыт бер-ике сүз алышсалар да, кеше күңелен күтәрү өчен шул да җитә. Шуңа да күп кенә пенсионерлар аларны көтеп ала — хәзер үз кешеләре бит.
Моннан 27 ел элек почта хезмәткәрләренең тату коллективына Зоя Пупышева да кушыла. Ул 4нче почта бүлегендә эшли һәм хәзер иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе санала.
− Элек мин эшләгән оешмада кыскартылу турында игълан ителгәч, үземне почтальон ролендә сынап карарга булдым. Бер елга гына дип уйлаган идем, бөтенләй башкача килеп чыкты. Шушы эшкә җаным беректе, аннан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм, − ди ул.
Зоя Ивановна эшенә иртәнге сигезгә килә. Газета һәм хатлар тарату гади кебек тоела, ләкин аның да нечкәлекләре бар. Әбүнәчеләргә илтер алдыннан, барлык корреспонденцияне аерып, адресларын язып куярга кирәк. Газета, журналлар, хатлар гына түгел, зур булмаган посылкалар, хәбәрләр, түләү кәгазьләре. Почта бүлегенең бәләкәй бүлмәсендә хат ташучылар шушы эшләр белән шөгыльләнә. Үтә игътибарлы булу мөһим, якыннарыннан кемдер хат яисә яраткан басмасының яңа санын көтә.
− Хәзер әле тагын ТКХ өчен квитанцияләргә чек беркетәсе, − ди Зоя Ивановна. — Кайчагында үзләренә йөрергә авыр булган әбиләрнең соравы буенча без түлибез, аннары аларга чекларын кертәбез.
Зоя Ивановна үзе сөйли, үзе эшен дәвам итә. Мин аның җитез хәрәкәтләренә гаҗәпләнеп торам. Участогында 500 йорт, ул хосусый секторда эшли.
− Зоя Ивановна өлкән яшьтәгеләр өчен әле дарулар да сатып ала. Шалтыратып, аннан ашамлыклар алуын үтенүчеләр дә бар. Бик яраталар үзен. Без дә аннан үрнәк алырга тырышабыз, − дип сүзгә кушыла хезмәттәшләре.
Берничә сәгатьтән газета һәм хатларны иясенә тапшырырга вакыт җитә. Мин дә хат ташучыга кушылып, аның маршрутын үтеп карарга булдым. Барын да ике зур сумкага салганда, Зоя Ивановна бу көнне корреспонденциянең җомгадагыдан азрак булуын әйтте, шуңа күрә таратуы җиңелрәк булачак. 
− Хәзер тагын бераз товар алам, ул һәр почта бүлегендә сатыла. Җәяү йөрмим, велосипедта барам. Баштарак оныклардан ала идем, хәзер үземнеке бар, − ди ул.
Ике тәгәрмәчле дусты кар яуганчыга кадәр булыша, кышын исә барын да үзенә күтәреп йөрисе. Яңгырмы, кармы, салкынмы — эшеңне калдыруга алар сәбәп түгел.
− Бүлек башлыгыбыз Наталья Колчина безне кызгана, һава аязганын көтәргә дә куша, ләкин ияләндек инде, кешеләр көтә бит, − ди почтальоннар.
Берничә минуттан без моңа инандык та. Зоя Пупышева пенсионерка Анна Грудинина янына керде. Әбекәй аны якын дусты кебек каршылады. Алар саулык сорашып, яңалыкларын бүлештеләр. Башкача була да алмый, берәүләрне хат ташучы гына тышкы дөнья белән бәйләп тора ич.
− Ни турында сорасаң да, Зоя Ивановна миңа һәрчак булыша, дару да алып килә, ашамлыклар да. Барысы да аның кебек — җыйнак, намуслы, әдәпле булса, бик яхшы булыр иде, − ди Анна Яковлевна.
Зоя Пупышеваны һәркайда шатланып каршылыйлар. Ул һәр әбүнәчесенә сөеп карый, аңа да шулай җавап бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев