Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга психологы көзге күңел төшенкелеген җиңү өчен киңәш бирә

Бу ел фасылы безгә ни өчен шундый йогынты ясый, күңел төшенкелеген ничек җиңәргә һәм көзге табигатькә ничек соклана башларга — болар хакында безгә психолог Рузилә Казанцева-Әхмәтшина сөйләде.

Көз турында шундый матур җырлар җырлана, әлеге ел фасылына багышлап күпме шигырьләр язылган. Әмма аның килүе белән күпләр кәеф юклыкка һәм үзләрен начар хис итүгә зарлана.
"Әгәр сезнең даими рәвештә кәефегез үзгәрсә, тотрыксыз психоэмоциональ халәт барлыкка килә башласа, йокычанлык булса — бу сездә көзге күңел төшенкелеге башланган дигән сүз. Болытлы көннәр якынлашкач, кешеләрнең 90 проценты үз-үзләрен хис итүдә сизелерлек үзгәрешләр тоя.
Көзге күңел төшенкелеге күпчелек очракта авыру түгел, ул еш кына организмның табигать үзгәрешенә карата реакциясе. Бу вакытта бернәрсә дә эшлисе килми башлый, тирә-якта бар нәрсә соры төскә керә. Үз-үзеңнән канәгатьсезлек, ярсучанлык, көндез йоклыйсы килү һәм төнлә тынгысыз йоклау, елау, хезмәтнең сыйфаты кимү күзәтелә.

Еш кына көзге күңел төшенкелеге мәктәп баласында да барлыкка килә — бу өлкәнәю, өлкәннәр тарафыннан артык тәнкыйть, озак вакыт бина эчендә булу, акыл һәм физик яктан артык киеренкелек нәтиҗәсе.
Көзге күңел төшенкелегеннән котылу өчен универсаль киңәш юк. Һәр очракта тойгыларның индивидуальлеге, рухи һәм физик халәт, кешенең тәнендәге энергия торышы исәпкә алына. Энергия тормышка тигез. Организмда өзеклек чыганагын табарга һәм шул халәттән чыгып тернәкләнергә кирәк.
Көз — үзенчәлекле бер көч. Ул коелып төшү чоры түгел, ә уңыш җыю вакыты — табигатьтә дә, организм эчендә дә. Көз ыгы-зыгы яки чамадан тыш активлык өчен түгел, ә уңайлык, гаилә янәшәсендә ямьле кичләр, җылы чәй өчен туры килә.
Парк, аллея, урман буйлап йөрергә вакыт табу мөһим. Яфракларның салмак кына коелуын, табигатьнең йокыга әзерләнүен күзәтергә кирәк. Көзге һава белән туйганчы суларга, елның шушы ашыкмыйча узган вакытына карап тынычланырга кирәк.
Көзге җиңелчә моңсулык — ул бик яхшы. Бу ял көе. Әгәр без моңсуланырга өйрәнмәсәк, без җәйне дә, башкаларны да, үзебезне дә җибәрә алмаячакбыз...
Әлеге ел фасылыннан күңелле аралашу, дөньяви күңел ачу, романтик күрешүләр көтәргә кирәкми. Көзге сулышның тирәнлеген мөстәкыйль рәвештә тоярга кирәк. 
Көз — өлкәнәю, җитлегү, үз тәҗрибәңне тану чоры. Уңыш, тәҗрибә өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге. Көз — эчкерсезлек вакыты. Бу — депрессия өчен сәбәп түгел, ә акрынаю һәм тизлекне киметү, уйлану, килешү вакыты. 
Банка, суыткыч, контейнерларны тутырыгыз. Җыелган акчаларыгызны туплагыз. Белемегезне тулыландырыгыз. Йортыгызны көзгә хас ямь һәм зирәклек белән тутырыгыз.
Йортыгызга яктылык һәм җылылык телим".
Хөрмәт белән, Рузилә КАЗАНЦЕВА-ӘХМӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев