Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районы башлыгының чираттагы кабул итүе узды

Бу көнне кабул итүгә барлыгы 12 кеше килде.

Алабугалы Владимир Щербенев Сөембикә урамы буенча урнашкан 24, 26, 28 һәм 30нчы йортларда яшәүчеләр исеменнән бу районда тротуар төзүләрен сорарга килгән.
Владимир Леонид улы аңлатканча, алар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр, ә бу йортларда кечкенә балалары булган гаиләләр шактый.
— Безгә ике яктан да ике тротуар кирәк, нибары 100шәр метр. Шулай ук Сөембикә урамында яктыртыч та куярга кирәк, — ди пенсионер.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев башкарма комитетка тротуарлар салу өчен өстәмә чаралар табарга кушты. Яктыртуга килгәндә, аны «Безнең ишегалды» программасы кысаларында урнаштырачаклар.
Ольга Николаева ана капиталын рәсмиләштерү өчен РФ гражданлыгын алуда ярдәм сорап килгән.
— Барлык бланклар һәм документлар бары түләүле генә бирелә. Ирем рәсми рәвештә эшләми, өч кечкенә балабыз бар, акча җитми, — дип зарлана Ольга.
Бу мәсьәлә буенча район башлыгы Ольганың тормыш иптәшенең эш бирүчесен җәлеп итергә дигән йөкләмә бирде.
Күп бала атасы Дмитрий Агудалин район башлыгының кабул итүендә беренче тапкыр гына түгел. Ул тормыш иптәше белән тугыз бала тәрбияли, аларны мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә, йортлары бар, әмма балаларны секцияләргә, түгәрәкләргә һәм өстәмә дәресләргә йөртү өчен автомобиль кирәк. Район башлыгы күп балалы әтигә 9 майга кадәр машина бирергә боерды.
Тагын бер алабугалы Екатерина Дәүләтшина Рөстәм Нуриевка Пролетар урамындагы 10нчы йортта кайнар су сыйфаты яхшыруы өчен рәхмәт белдерде. Аның икенче соравы ул яши торган йортка капиталь ремонт ясауга, төгәлрәге, фасадны җылытуга кагылышлы иде. Әмма финанслау җитмәү сәбәпле, йортны тулысынча җылыту планлаштырылмый, бары тик аның ян-ягын гына эшләп була, моңа карамастан йортта җылылык сакланачак.
Бу көнне кабул итүгә барлыгы 12 кеше килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев