Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга районының Иске Күклек авылында хисап сессиясе узды

“Безнең авыл кешеләренә авыру куркыныч – авылда бер генә даруханә дә юк”, – шундый сүзләр белән район җитәкчесе Рөстәм Нуриевка Иске Күклек авылында яшәүче Николай Айкашев килде.

Аның сүзләренә караганда, даруларны җирлек территориясендә дә, фельдшер-акушерлык пунктында да сатып алып булмый. Бу мәсьәлә буенча җавап бирүче булып Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин чыгыш ясады.

– Бу җирлектә ФАП чагыштырмача күптән түгел ачылды. Әлегә бары тик медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гына лицензиябез бар. Даруларны сатуга (фармацевтика эшчәнлегенә) лицензия юк. Әмма без аны бу елның беренче яртыеллык ахырына рәсмиләштерәчәкбез. Шулай итеп, даруларны ФАПта ук сатып алырга мөмкин булачак.

– Беренче июльгә кадәр вакыт сезгә, – дип нәтиҗә ясады район җитәкчесе.

Ә менә Надежда Ачаева, Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итеп, кайчандыр авылга керү юлында торган тукталышны торгызуны сорады. Хатын-кыз сүзләренә караганда, бигрәк тә яңгыр һәм буран вакытында тукталыш булмау нык сизелә. Һәм, дөресен генә әйткәндә, матур да түгел.

– Авылыбыз районда да, республикадан читтә дә билгеле, ә тукталыш юк, – дип билгеләп үтте Надежда Григорий кызы.

Бу мәсьәләне беренче июльгә кадәр хәл итәргә йөкләмә бирелде.

Хисап сессиясе клубның зур залында дәвам итте – Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бәхмәтов катнашучыларга 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

Мәсәлән, узган ел Иске Күклек авылында су башнясы җимерелү проблемасы хәл ителгән. Март аенда коммуналь авария булган, нәтиҗәдә Иске Күклек, Студеный Ключ, Мишка-овраг һәм Түбән Күклек авылларында яшәүчеләр сусыз кала. “ТИС” ҖЧҖ һәм авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан вакытлы күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, халык тәүлек эчендә Черкасово авылыннан су белән тәэмин ителә. Соңрак Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән яңа су башнясын урнаштыруга акча бүлеп бирелә. Хәзерге вакытта 1 миллион 179 мең сумлык эшләр тулысынча үтәлгән.

Гомумән алганда, узган ел җирлекне төзекләндерүгә юнәлтелгән шактый эшләр башкарылды, дип сөйләде хисап сессиясендә җирлек башлыгы Аркадий Бәхмәтов. Мәсәлән, тыл хезмәтчәннәре скверында тротуар яктырткычлары куелган, Иске Күклек авылындагы административ бинаны су белән тәэмин итү һәм канализация системасы монтажланган. Моннан тыш, узган ел мәдәният йортында һәм Иске Күклек авылы китапханәсендә ремонт эшләре тәмамланган.

Үз чыгышында җирлек башлыгы үзара салым буенча эшне аерым билгеләп үтте. Узган ел авыл халкыннан җыелган һәм республика казнасы өстәгән акчалар Черкасово авылында чишмәне төзекләндерүгә һәм Иске Күклек авылында аеруча авария хәлендәге суүткәргеч участогын ремонтлауга юнәлдерелгән.

Әйтергә кирәк, Алабуга районы авыл җирлекләре арасында Иске Күклек бик популяр – башлыча, этнотуризм аркасында. Авылның туристик җәлеп итүчәнлеге елдан-ел арта бара, – дип сөйли Аркадий Бәхмәтов. Әйтик, узган ел җирлеккә 500гә якын турист килгән. Биредә туристларга авылның истәлекле урыннары буйлап, мәктәп туган якны өйрәнү музеена һәм эш киемнәре музеена экскурсия тәкъдим итәләр. Кунакларның шулай ук “Мари ишегалды” музей комплексында, “Черкасово” чишмәсендә һәм Изге рощада булу мөмкинлеге бар.

Күклек авылы гаять кызыклы күренешләре һәм эшләнмәләре белән дә билгеле. Нәкъ менә аның территориясендә мәктәп директоры Иван Мельников лошемобиль”дә эшкә йөри. Нәкъ менә биредә мәктәп автобусыннан эшләнгән күчмә мунчаны һәм күчмә чыршыны күрергә мөмкин. Иван Николаевич җитәкләгән мәктәптә аның уйлап тапкан әйберләренә күптән гаҗәпләнмиләр. Әле ат тегермәне дә ясарга тели, дип сөйлиләр.

 

Гадәти булмаган һәйкәл

2019 елда мәктәп директоры Иван Николаевич Мельников инициативасы белән бәрәңгегә һәйкәл куелган. Аның сүзләренә караганда, төп максат – бүгенге буынга нәкъ менә бәрәңгенең сугыш елларында миллионлаган кешеләргә исән калырга ярдәм иткәнлеген җиткерү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев