Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәр һәм районында авыр җинаятьләр артты

Алабуга прокуратурасы узган елга нәтиҗә ясады.

Шәһәр прокуроры Рафис Әминов безнең хәбәрчегә ришвәтчелек, җинаятьчелек һәм алабугалыларның прокуратурага нинди проблема һәм мәсьәлә белән ешрак мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.

Җинаятьчелек кимеде, ләкин...

Тулаем алганда, җинаятьләр кимеде. Узган елда 1125 җинаять башкарылган. Бу 2011 ел белән чагыштырганда 8,7 процентка азрак. Шулай да үтерү, талау очраклары артты. Исерек кешеләр тарафыннан башкарылган җинаять очраклары арта.

Яшүсмерләр һәм балалар арасында җинаятьчелек

Ел агымында яшь алабугалылар тарафыннан кылынган 61 жинаять эше теркәлде, шуларның 15е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Барлыкка килгән вәзгыять борчуга сала. Җинаятьчеләрнең өчтән бере бик яшь булуларына карамастан, җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуы түгел. Бала һәм яшүсмерләр тарафыннан 16 җинаять исерек халәттә башкарылган. 43 бала җинаять корбаны булган.

Ришвәтчелеккә каршы

Алабуга шәһәре зур булмаса да, бу өлкәдә дә канун бозулар бар. Шулай, шәһәрдә ришвәтчелек буенча 89 җинаять эше ачыкланды, 128 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 6 жинаять эше кузгатылды.

Эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе урынбасары суд карары буенча 580160 мең сум акчаны үзләштерүдә гаепле дип табылды һәм аңа 150 мең сумлык штраф түләргә туры киләчәк.

ТКХ темасы - иң катлаулысы

Сезон башланганнан бирле җылылык челтәрләре оешмасы гаебе буенча җылылык бетүнең 185, кайнар суны өзүнең 143 очрагы теркәлде. Хәзер шәһәр суды безнең дәгъваны карый. Суд уңай карар чыгарса, ПТС җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясарга мәҗбүр булачак. Хәзер алар 70 процентка тузган.

Шәһәр прокуратурасына торак-коммуналь өлкәдә кимчелекләр турында 29 гариза кабул ителде, административ хокук бозулар буенча 18 эш кузгатылды, 11 вазифаи затка кисәтү ясалды.

Прокуратурадан судка 6 гариза бирелде. Гариза буенча яңадан башкарылган исәпләүләрдән соң коммуналь хезмәтләр өчен 200 мең сум кире кайтарылды. Яшьләр урамының бер йортында капиталь ремонт башкару буенча тикшерү үткәрелде. Бирелгән акчаны (29255 сум) дөрес кулланмау буенча фактлар ачыкланды, "Жилкомфортсервис" компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозу буенча ике эш кузгатылды.

Кешеләрне ишетү һәм аларга ярдәм итү

Ел агымында эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясаганда Рафис Әминов:

- Социаль сорауларны бик үткен һәм четерекле дип атарга була. Аерым алганда, бу җылыту, кайнар су белән тәэмин итү һәм башка хезмәтләргә бәйле. Җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә аварияләр еш була. Гомумән, зарланулар бик күп, шуңа күрә без эшлекле төркем оештырырга булдык. Аның утырышларында без бу мәсьәләләрне башкарма комитет җитәкчеләре белән тикшерәбез. Күп йортларда ИТП урнаштырылды һәм хәзер аларның эше буенча сораулар күп барлыкка килә. Без аларга да җавап табып, хәл итәргә тырышабыз.

Бик күп алабугалылар безгә эш хакы түләмәү буенча мөрәҗәгать итә. Күп очракта бу оешманың банкрот булуы белән бәйле.

Алабугада һәм Яр Чаллыда булган соңгы вакыйгалардан соң балигъ булмаганнар - аерым контрольдә. Наркомания, законсыз наркотик әйләнеше... Безнең эштә 50гә якын юнәлеш бар һәм аларның барысы бик мөһим.

Күптән түгел полиция бүлегендә ел нәтиҗәләре турында фикер алыштык. Республика һәм безнең шәһәр буенча җинаятьчелек күрсәткече түбәнәйде, ләкин авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны артты. Полиция, әлбәттә, үз эшен эшли, тик шул ук вакытта җәмәгатьчелек һәм белем бирү учреждениеләре ягыннан да профилактика таләп ителә. Берәр мәктәпнең укучысы җинаять кылса, мәктәптә бу хәлнең ничек килеп чыгуын анализларга, сәбәбе нидә икәнен белергә, баланың нинди гаиләдә үсүен тикшерергә, аны туры юлга бастыру ысулларын эзләргә, аңа ярдәм итәргә кирәк булуын аңларга һәм нәтиҗә чыгарырга тиешләр. Элек барысы да шулай иде, бу яхшы тәҗрибәне кайтарырга кирәк. Кызганычка, күбесе демократияне аңлап бетерми. Демократия - теләгәнне эшләү түгел, ул беренче чиратта - җаваплылык.

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев