Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәр ЗАГС бүлегендә быелның ун аенда 921 пар никахлашкан

Алабуга шәһәр ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елның ун аенда ЗАГС бүлегендә 921 пар никахлашкан (2011 елда бу чорда 1013 пар). Куандырганы шул, быел 2011 ел белән чагыштырганда аерылышкан парлар азрак: 2011 елда - 302, ә 2012 дә - 292 пар.

Быелның 10 аенда шәһәрнең ЗАГС бүлегендә 1059 бала тууы теркәлгән. Бу 2011 ел белән чагыштырганда 84 балага күбрәк.

2012 елның 10 аенда 701 кеше үлгән (2011 елда исә - 715 кеше).

Иң популяр бала исемнәре: Әмир, Тимур, Артем, Никита, Артур, Матвей, Софья, Дарья, Анастасия, Арина, Азалия, Камилла. Ата-аналар үз сабыйларына шундый сирәк исемнәр куша: Алихан, Ансель, Имран, Никон, Асилә, Версалия, Оливия, Устинья, Ислана, Айрин.

Соңгы вакытта халык арасында "2012 елның 21 декабрендә дөнья бетә икән" дигән сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Кемдер бу сүзләргә ышана, кемдер - ышанмый, ә кемдер төрле матбугат чараларыннан ишетеп бу көнгә үзенчә әзерләнә: мәсәлән, шәм, азык-төлек алып куя. Тик, Аллага шөкер, яшьләр андый ырым-шырымнарга ышанмый, алга - киләчәккә карап яши. Аларның исәбе - парлы тормыш корып, озын-озак еллар бергә гомер итү! Моның дәлиле: 21 декабрьгә Алабуга ЗАГС бүлегенә 9 пар никахларын рәсмиләштерергә дип гариза биргән. ЗАГС бүлегенең баш белгече Елена Семенова әйтүенчә, никахларын рәсмиләштерергә теләүчеләр һәм, гомумән, халык та дөнья бетүенә ышанмый. "Декабрь аенда никахларын рәсмиләштерергә теләүчеләр саны 2011 ел дәрәҗәсендә үк. Әйтик, 2011 елның 7 декабрендә 7 пар никахлашты", - ди Елена ханым.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев