Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибенең Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Бисмилләхир-рахмәәниррахиим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Сезне Алабуга шәһәр һәм район мөхтәсибәте һәм, шәхсән, үз исемемнән якынлашкан зур кунак – Рамазан ае белән ихлас күңелдән котлыйм.

16 майда мөселманнар өчен мөбарәк булган Рамазан ае башлана. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ае – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән яктыртылган мәртәбәле ай. Бу айда мөселманнарга ураза тоту фарыз  ителгән.

Аллаһы  Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә әйтә: Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз!" (Бәкара сүрәсе, 183 аять). Рамазан аенда ураза тоту – ислам диненең биш баганасының берсе, димәк, авыру булмаган һәр мөселман өчен ураза фарыз гамәлләрдән санала.

Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле  булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кисәтә: “Кем рамазанда алдауны һәм ялган шаһитлык итүне дәвам итә – юкка ризыктан һәм судан тыелып тора”. Рамазан ул – начар гамәлләрдән котылу, холкыбызны яхшырту һәм авыр гөнаһлардан арыну өчен мөмкинлек. Тагын бер хәдис шул хакта ачык аңлатып бирә: “Ашау-эчүдән тыелу гына ураза тоту түгел. Бәлки яман сүздән, әшәке нәфестән тыелу – чын ураза. Әгәр бер кеше сине сүксә, син әйт: “Мин руза”, диген”. Хәтта яман сүз әйтсәләр дә, яман сүз белән җавап кайтарма.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, сезне Рамазан ае җитү белән котлыйбыз.  Аллаһы Тәгалә иман байлыгы биреп, күңелләребез белән бары Коръәнгә һәм изге гамәлләргә ашкынып, Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Ихтирам белән, Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ,

Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев