Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын карау мәйданчыгы булды

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Шәһәребездә Алабуга музей-ядкарьлеге базасында мультимедиа презентацияле махсус мәйданчык оештырылган иде. Очрашуда Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев, Гомумроссия халык фронты активистлары, Алабуга һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.

Президент беренче мәртәбә Федераль Җыенга ел башында мөрәҗәгать итте.

Безгә кичекмәстән ил алдында торган масштаблы социаль, икътисадый, технологик бурычларны хәл итәргә кирәк. Аларның эчтәлеге һәм ориентирлары милли проектларда чагылган, проектларны гамәлгә ашыру дәүләт идарәсенең, хөкүмәтнең, хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең яңа сыйфатын, гражданнар белән турыдан- туры диалогны таләп итә, – диде Владимир Путин.

Үзенең Юлламасында ул россиялеләр тормышының иң мөһим аспектларына тукталды. Беренчесе – демография мәсьәләсе.

РФ Президенты сүзләренә караганда, халык саны артуга төп каршылык булып гражданнарның керемнәре түбән булуы тора, нигездә бу балалы гаиләләргә кагыла.

Шуңа күрә агымдагы елның гыйнварыннан керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр беренче һәм икенче балаларга айлык түләүләр алачак дигән карар кабул ителде. Өстәвенә, элекке кебек ел ярымга түгел, ә өч яшькә кадәр. Түләү күләме конкрет төбәктә баланың яшәү минимумы күпме булуга бәйле. Шулай ук ул бу елның 1 гыйнварыннан өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен ай саен түләүләр кертергә тәкъдим итте. Түләүләр керемнәре бер кешегә яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк.

Ана капиталы программасына да үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде: агымдагы елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган гаиләләр шулай ук акча алуга дәгъва итә алачак, ә икенче бала өчен ана капиталы 616 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта ул ел саен индексацияләнәчәк. 3нче бала туган гаиләләр дә ярдәмсез калмаячак. Аларга дәүләт 450 мең сум күләмендә ипотека өлешен түләргә ярдәм итәчәк.

Гражданнарны шәхси кабул итүдә мин еш кына күп балалы гаиләләр белән очрашам, һәм аларның проблемалары шактый. Шуңа күрә демография өлкәсендә планлаштырылган эшләр бик яхшы. Хәзерге вакытта демографик кимү бара, һәм әйтелгән адымнар балалар тууга ярдәм итү һәм аны үстерү өчен файдалы булачак, – диде Рөстәм Нуриев һәм Алабуга районында мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр өчен беренче адымнарның инде ясалганын – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа туклану системасы гамәлгә кертелгәнен билгеләп үтте.

Шулай ук Президент хәбәр иткәнчә, быел Россиядә фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАПлар) төзелеше төгәлләнәчәк. Урыннардагы белгечләрнең кешеләргә реаль ярдәм күрсәтү, заманча җиһазлар һәм тиз йөрешле Интернет куллану мөмкинлеге булырга тиеш. Ул Гомумроссия халык фронтын ФАПларны җиһазландыру, төзү һәм ремонтлау барышын контрольгә алуны сорады. Билгеләп үтик, Алабуга районында 2020 елда ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Шуларның берсе Колосовка авылында барлыкка киләчәк. Икенче очракта Танайкада иске ФАП урынына табиб амбулаториясен төзү планлаштырыла.

– Әйтергә кирәк, Россия Президентының 16нчы юлламасы юнәлеше буенча гына түгел, ә хөкүмәт һәм Федераль җыелыш алдында куелган реаль бурычлар буенча да иң эчтәлекле һәм куәтлесе. Минем фикеремчә, анда актуаль булмаган нәрсәләрне аерып чыгару кыен, чөнки барысы турында да конкрет казанышлар һәм күрсәткечләр китереп әйтелгән иде. Мәсәлән, туучылар санын арттыру. Бу сүз дәрәҗәсендә генә түгел, ә төгәл стимул белән: халыкка ярдәм итү, реаль керемнәр үсеше, бушлай туклану. “Мәдәният” милли проекты турында мәгълүматны ишеткәч, бик шатландык. Эчке туризмны үстерү белән актив шөгыльләнүче учреждение буларак, безнең өчен юллар һәм юл инфраструктурасы үсеше турында ишетү бик мөһим иде, − дип билгеләп үтте Гомумроссия халык фронты активисты, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фән буенча генераль директор урынбасары Александр Деготьков.

Юлламада төрле темалар күтәрелде. Мине барыннан да бигрәк бюджет, сәламәтлек саклау өлкәләренә кагылышлы нәрсәләр кызыксындырды. Әйтелгәннәрнең барысы да тормышка ашырылыр дип өметләнәм, – дип уртаклашты Айгөл Хәсәнова.

Безнең ил алдында мөһим тарихи бурычлар тора һәм аларны хәл иткәндә һәркемнең өлеше зур – Россия Президентының еллык юлламасы шундый сүзләр белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев