Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада 40 градуслы салкыннар булуы көтелә. Җылырак киенегез!

Аномаль салкын һава торышы Татарстанда 31 гыйнварга кадәр сакланачак.

28-31 гыйнвар көннәрендә уртача һава температурасы климатик нормадан 15-18 градуска түбәнрәк булачак. 28 нче гыйнварда төнлә һәм иртән 22-27 градус, аяз булганда, 33 градуска кадәр салкын. Көндез 20-25 градус, төньяк районнарда 30 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. 29-30 гыйнвар көннәрендә төнлә 30-35, урыны белән 40 градуска кадәр салкын, көндез 25-30 градус салкын булачак. 31 гыйнварда да аномаль салкын һава торышы сакланачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе, көчле салкыннар саклану сәбәпле, электр челтәре һәм элемтә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә авария очраклары, юл-транспорт һәлакәтләренең саны арту, һава транспортында гадәттән тыш хәлләр булу ихтималын искәртә. Сак һәм игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев