Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада Балаларны яклау көне үтте

Бу көнне малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, ярышты һәм бер-берсе белән аралашты. Күңелле музыка һәм балаларның шат тавышлары шәһәр урамнарына гына сыймады - алар төрле-төсле шарларга әверелеп күккә - кояш һәм кошлар янына ашкынды.

Бәйрәм шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында башланып китте. "Ползункилар ярышы"нда иң кечкенә алабугалылар катнашты. Әле үрмәләп кенә йөрүче сабыйларның бу ярышы "Универсиаданы каршылап" дип аталды. Универсиаданың ни нәрсә булуын белмәсәләр дә, кечкенәләр җан-фәрман тырышты. Иң өлкән спортчыга - 11, ә иң кечкенәсенә - Эмиль Родионовка - 7 ай. Кечкенә спортчыга бүләкне район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина тапшырды. Калган катнашучылар да бүләксез калмады: Зөлфия Сөнгатуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Константин Макаров балаларның әти-әниләренә призлар бирде.

Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта да бәйрәм авазлары тынып тормады. Монда балаларның иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концертын карарга мөмкин иде. Балалар баллы күчтәнәчләр фестивалендә һәм асфальтта ясалган рәсемнәр бәйгесендә катнашты. Иң яхшы рәссамнар баллы приз - попкорн алды.

"Арарат" ресторанының концерт мәйданчыгында мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Бирегә килүчеләр өчен мастер-класслар оештырылды. Өлкәннәр һәм балалар монда үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясый алды.

Универсаль спорт мәйданчыгында да алабугалылар күп җыелды бу көнне. Монда спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, полиция бүлеге һәм шәһәр хакимияте хезмәткәрләренең җыелма командасы белән укучылар командасы арасында мини-футбол буенча матч очрашуы узды, 2001-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча I ачык турнир үткәрелде.

"Барс" яшьләр үзәге үз уен мәйданчыкларын оештырган иде. Алар бу көнне бар булган осталыкларын күрсәтте: пляж волейболы һәм футбол уйнады, төрледән-төрле бәйгеләр оештырды. Ә шахмат һәм шашка такталары куелган өстәл янына якын да килеп булмады: уйнарга теләүчеләр шулкадәр күп иде. Бу мәйданчыкта уйларга яратучылардан тулы бер командалар төзелде, аларның җанатарлары исә уйнаучылардан да күбрәк булды.

Әле күптән түгел генә мәйданда урнаштырылган универсаль уен мәйданчыгында ваграк бала-чага мәш килде. Төрле-төсле күбәләкләрне хәтерләткән кызлар һәм малайлар таучыклардан шуды, атынгычларда атынды, тренажерларда мускул ныгытты, каршылыкларны җиңде һәм чыр-чу килеп мәйданчык тирәли йөгерде.

Балачак бәйрәмнәре шәһәрнең 4 нче микрорайонында һәм "Манхеттен" күңел ачу үзәге каршындагы мәйданчыкта гөрләде.

Кичке якта Шишкин буалары җирлегендә студентлар һава фонариклары җибәрде.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X