Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада “Безнең ишегалды”-2020 финишка якынлашты

Район башлыгы Рөстәм Нуриев, хезмәт күрсәтүче һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре белән бергә, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерелә торган күпфатирлы йортларның ишегалларын карады.

Сүз уңаеннан, быел бу программага шәһәребезнең 34 йорт яны территориясе кергән. Аларның күбесендә эшләр тәмамланган, калганнары 30 ноябрьгә әзер булырга тиеш. Төп игътибар машина кую урыннарын арттыруга, тротуарларны ремонтлауга, машиналар йөрү өлешен киңәйтүгә, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә бирелде.

Карап йөрү шәһәрнең өске өлешеннән башланды. Делегация булган йортларның берсе – Мәрҗани урамындагы 28-30 санлы йортларның йорт яны территориясе. Бу ишегалды – анда яшәүчеләрнең генә түгел, ә 4нче микрорайонда яшәүче башка кешеләрнең дә яраткан урыны.

Биредә территория шактый зур – 15 мең квадрат метрдан артык.

Монда эшләр тәмамланган диярлек, территориянең тышкы кыяфәте тулысынча үзгәргән. Тротуарлар һәм балалар мәйданчыгы яңартылган, җәяүлеләр өчен асфальт юллар барлыкка килгән. Иске конструкцияләр алынган. Әмма янәшәдә генә тышкы кыяфәтләре кисәтү тудыра торган кибетләр бар.

– Аларны тәртипкә китерергә, бердәм стиль булдырырга кирәк, – дип йөкләмә бирде Рөстәм Нуриев.

Пролетар урамы буенча 6-6а номерлы йортлар ишегалларында эшләрнең югары сыйфат белән башкарылуын билгеләп үттеләр. Эшләрне “АвтоТехникс” подрядчы оешмасы башкарган. Биредә асфальт салынган, тротуарлар җәелгән, балалар мәйданчыгында яңа уен элементлары урнаштырылган, көнкүреш мәйданчыклары яңартылган, яктырту баганалары урнаштыру ниятләнә, спорт җиһазлары булыр дип көтелә.

− Минемчә, бу уңай тәҗрибә. Киләсе елга безгә, бер компаниягә шундый йөкләнеш булмасын өчен, подрядчыларның киң спектры кирәк. Шулай ук проектлар белән җентекләп эшләргә кирәк булачак. Әйтик, Нефтьчеләр проспектындагы ишегалларның берсендә (31-33 санлы йортлар. – Авт. иск.). тротуарны өйгә якынрак күчереп була иде, әмма анда яшәүчеләр башкача исәпләгән, һәм машиналар йөрү өлеше тар булып калган, чөнки тротуар аның хисабына ясалган. Әмма бу халык карары, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Район башлыгы белән карап йөрү барышында җитешсезлекләрне бетерү буенча кисәтүләр ясалды. Билгеләп үтик, инде хәзердән үк 2021 елга “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында проектларны эшләүгә әзерлек башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев