Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада мәхәллә музее өчен экспонатлар җыялар

Тиздән Алабугының Ашлык бистәсендә татар мәхәлләсе музее ачылачак. Хәзерге вакытта халыктан Алабуга татарларының революциягә кадәр тормышын чагылдырган борынгы китап һәм җиһазлар кабул ителә, экспонатлар туплана.

Булачак музей һәм аның эше турында тулырак мәгълүмат алу өчен музейны оештыручы Ленар Мифтахов белән очраштык:

- Алабуга - музейлар шәһәре булса да, мондые юк иде әле бездә. Музей оештыру теләге нидән килеп чыкты?

- Алабуга шәһәрендә музейлар күп, ләкин аларда татар халкының тормышы бик аз чагылдырылган. Бу җирләрдә татарларның мең еллык тарихы бар. Аларның тарихы сәүдәгәр Стахеевлар, Ушковларга караганда күпкә бай, ләкин өйрәнелмәгән генә. Мәсәлән, Алабуга өязендә яшәп, кенәз титулына ия булган Янбулатовлар гаиләсе турында яки, мәсәлән, Әл-Кадыйр мәчетенең беренче исеме нинди булганын үзебез дә, балаларыбыз да белми. Аннан соң, китап, газета битләренә язып кына тарихны бар кеше дә истә калдырмый, аны ишетеп, күреп, кыскасы, тоеп үсәргә кирәк. Бу эшләрне бары тик музей гына башкара ала. Татар халкының тормышын чагылдырган музей ачу теләге миндә күптән бар иде, вакыт җитмәү сәбәпле башлап җибәрә алмадым. Ниһаять, бер ел элек тотындым бу эшкә. Өстәп шуны әйтәсе килә, бу шәхси музей булачак һәм шәхси иганәче хисабына эшлиячәк. Музей ачар өчен озак вакытлар Казан, Уфа, Мәскәү архивларында мәгълүмат җыеп эшләргә туры килде.

- Ни өчен музей "татар мәхәлләсе музее" дип атала. Бу тарих белән бәйлеме?

- Безнең максат: татар халкының тормышын, уңышлы эшләгән мәхәллә үрнәгендә ачып күрсәтү, экспонатлар шул вакыттагы яшәешне чагылдырган җиһазлар буларак кабул ителә. Алабуга шәһәренең татарлар бистәсендә (хәзерге Тукай урамы территориясе) мәхәллә булган һәм ул уңышлы эшләгән мәхәлләләр исәбенә кергән. Мәхәллә - татар халыкның революциягә кадәр үзидарә җәмгыяте һәм ил җитәкчеләре арасында арадашчы хезмәтен башкаручы оешма. Күп вакытта әлеге хезмәтне дин әһелләре үтәгән, чөнки мәхәлләнең идарә эше ислам дине нигезләренә таянып алып барылган. Мәхәллә үз чиратында, мәчетләр булдыру, халык мәнфәгатен яклаучы һәм аларны исәпкә алу (метрика) вазифаларын да башкарган. Кызганыч, бу төбәктә яшәгән татарлар арасында "метрика" алып барырга бары тик 1828 елда гына рөхсәт ителә.

- Музей өчен экспонатларыгыз бармы инде?

- Бүгенге көндә борынгы китапларыбыз шактый гына җыелды. Алар арасында 1866 елда эшли башлаган(җиткерергә 20 ел рөхсәт ителмәгән) Алабуганың җәмигъ мәчетенең (хәзер ул урында Әль-Кадыйр мәчете) проекты төшерелгән документ та бар. Беренче мәчетнең нигезе бераз читтәрәк, Тукай урамы юлы үткән җирдә булып, урамның исеме дә Татар урамы дип аталган.

Үзебез дә, фәнни-тикшеренү эшләре алып барабыз. Мәсәлән, быел Казан федераль университетының Яр Чаллы шәһәрендә булган филиалы белән берлектә "Алабуга шәһәрендә Әхмәтситдыйк Фәтхуллинның указлы мулла итеп билгеләнүе турында эш. 1843-1845 еллар документы" исемле китап чыгардык. Бу китап музейның манифесты булачак", - дип сүзен тәмамлады музей җитәкчесе.

Үз халкының тарихын мәңгеләштерергә йөргән Ленар Мифтаховка уңышлар һәм кызыклы экспонатлар телибез. Башлаган эшен дәвам итәргә, Ходай ярдәм итсен.

Гөлназ РӘХИМОВА

Фотода

Җәмигъ мәчетенең янкорма проекты. 1914 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев