Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада санитар чистарту буенча икеайлык башланды

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина шундый чакыру белдерде. Шәһәрдә санитар чистарту буенча икеайлык башланды. Санитар чистарту 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ике ай эчендә шәһәр һәм авыл урамнарын, скверлар, паркларны чүптән арындырырга кирәк. Әйтергә кирәк, барлык территория анык оешма, предприятие һәм уку йортларына беркетелгән.

- Аларның барысы да, шулай ук шәһәр халкы чүп җыештыруда активлык күрсәтерләр дип ышанасы килә. Эшне алып бару өчен җаваплы кеше билгеләргә кирәк, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов, - шәһәрне төзекләндерү бүлеге белән элемтәгә керү өчен телефоннар: 3-37-39 и 3-31-81.
Кар эрүгә, көнкүреш һәм төзелеш чүбе өемнәре ачыла, шуңа күрә барлык хезмәтләр алдында шәһәрне шундый өемнәрдән чистарту, шулай ук чәчәк түтәлләре ясау һәм балаларның уен мәйданчыкларын төзекләндерү бурычы куелган.
- Өмәдә катнашучы предприятие, оешма, уку йортлары чүп чыгару өчен техника белән тәэмин ителәчәк. Икеайлык вакытында агачлар һәм куаклар утырту планлаштырылган. Торак микрорайоннарда бу эшне идарәче компанияләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар халык белән берлектә башкарачак, - дип өстәде Рамил Мәрданов.
Зөлфия Сөнгатуллина житәкчеләр һәм шәһәр халкын санитар чистарту эшенә җитдирәк карарга чакырды.
- Җитәкчеләр буласы һәр чәршәмбе һәм шимбә өмәләре турында хезмәткәрләренә алдан хәбәр итәргә, кирәкле эш кораллары белән тәэмин итәргә тиеш. Тегендә-монда йөрүләр булмасын. Һәм биек үкчә белән килмәсеннәр, ә гади киемнән. Үзегез күреп торасыз, шәһәр буйлап барганда карасак, хәтта туристлар туктала торган урыннарда да, бер дә матур күренеш түгел. Авыл җирлеге башлыклары, игътибар итегез, сездә дә "гүзәллек" ачыла. Бу мәсьәләгә ныклап тотынырга кирәк.
Сүз уңаеннан, быелгы беренче чәршәмбе өмәсе бүген үтә. Алабуга урамнарына133 коллектив чыгар дип планлаштырыла, шулай ук 8 берәмлек махсус техника эшләячәк.
Олеся СМИРНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев