Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада сәхнә очкынын кем кабызган?

1937 - 1938 елларда Татарстан металл эшкәртү һәм химия сәнәгате үзәгенә әверелгән. Авиация заводы, синтетик-каучук заводы, ясалма күн заводы, кинотасма фабрикасы, ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 икътисадның нигезен тәшкил иткән. Рухи өлкәдә чын мәдәни революция күзәтелә: наданлылык бетерелә, урта мәктәпләрдә төрле милләтләрдән барлыгы 160 мең бала белем алып, студентлар саны өч тапкырга...

Әдәбият өлкәсендә, чәчмә, шигъри әсәрләр белән беррәттән, сәхнә әсәрләре үсә. Мәсәлән,Таҗи Гыйззәт иҗат иткән кырыкка якын драма әсәренең күбесе театр сәхнәләрендә куелып, тамашачының күңелендә төрле хисләр, фикерләр уяткан, язучының үзенә дан китергән.

Таҗи Гыйззәт - Алабуга кантонында театр сәнгатенә нигез салучы

Безнең шәһәрнең ул чордагы мәдәни үсешендә танылган драматургның зур өлеше бар. 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Таҗи Гыйззәт Алабугага килә. Ул Алабуга педагогия техникумында хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшли башлый. Студентлар катнашында драмтүгәрәк оештыра.

Репетицияләрне Таҗи Гыйззәт үзе алып бара. Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен сәхнәдә күрсәткәннән соң, Мирхәйдәр Фәйзи, Галиәскар Камал һәм Тинчуринның башка әсәрләре куела. Таҗи Гыйззәт исеме Алабуга кантонында гына түгел, техникумда гына эшләп өяз күләмендә дә таныла.

Драматург шәһәр театры ачу турында уйлый. Бу вакытта аның "Талир тәңкә" әсәре әзер, "Наемщик"ны Сембердә уйнаган булалар. Кышын Алабуга урамнарында афишалар күренә. Спектакль пристаньга бара торган юл буендагы бер таш йортта куела. Таҗи үзе Батырҗан ролендә сәхнәгә чыга.

1926 елда Таҗи Гыйззәт труппа белән Бондюг, Чаллы якларына гастрольгә китә. Шулай итеп, шәһәрдә театр тарихы Таҗи Гыйззәтнең "Наемщик" драмасыннан башланып китә.

Таҗи Гыйззәт 1929 елның көзендә яңадан Казанга кайтып, 1950 елга кадәр Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актерлык хезмәтен дәвам итә.

Аны драматург итеп таныткан тәүге әсәр - "Талир тәңкә" исемле драма - 1922 елда языла.

ВСТАВКА

1518 нче елда Германиянең Богемия җирендәге Йохимсштале дигән кечкенә шәһәрдә түгәрәк формалы, авырлыгы 28 грамм көмеш, номинал бәясе 3 маркага тиң яңа акча сугылган, тик аның исемен "йохимсштале" дип әйтү дә, язу да читен, озын булганга, "таллер" дип атый башлаганнар. Башка илләрдә дә бу акча шул атама белән йөргән. Италиядә ул "таллеро", Испаниядә "даллеро" булган, ә 1786 елда Америкага барып җиткәч, инглизчә "доллар"га әйләнгән. Татар теленә исә "талир тәңкә" булып кереп калган. Мәсәлән:

Басма өстенә басып су алганда

Кулъяулыгың кемгә болгадың?

Талир тәңкәләрең чыңлаганда,

Кем исеменә җырлар җырладың?

("Уракчы кыз" җырыннан, 1922 ел, Нәкый Исәнбәт сүзләре)

Инкыйлаб алды татар авылы тормышын үзәккә алып, киеренке драматик конфликтлар бәрелешендә авыл кешеләренең кызыклы гына типларын гәүдәләндергән бу пьеса 1923 елның мартында Татар дәүләт театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Соңыннан, утызынчы елларда, автор, әсәрне эшләвен дәвам итеп, аның сюжет сызыкларын драматик яктан тагын да кискенләштерә төшә, пьесага яңа образлар, яңа вакыйгалар өсти, әсәрнең исемен дә үзгәртә, ул "Чаткылар" дип атала башлый. Шушы яңа исем белән драма 1934 елдан башлап бөтен татар театрларын гизеп чыга һәм бүгенгә кадәр сәхнәдән төшми уйналып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев