Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

Мәдәният сараеның Мәрмәр залында шәһәр мәктәпләре музейларыннан алынган сугыш еллары экспонатлары (фляжка, каска һ.б.), сугышта катнашкан ветераннарның хәтер китаплары, Сталинград сугышына багышланган китаплар, шул чорда басылган газета язмалары тәкъдим ителде.

Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган гомумшәһәр концерт театральләштерелгән күренештән башланып китте. Кичәне мәктәп укучылары, шәһәрнең вокал һәм бию ансамбльләре дәвам итте.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров чарага килгән ветераннарны, Сталинград сугышында катнашучыларны, тыл хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын һәм яшь буынны сәламләде. "Без бүген бөек Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә, аны искә төшерергә һәм бервакытта да онытмаска дип бу залда җыелдык. Кызганыч, Сталинград сугышында катнашкан ветераннарның бүген алтысы гына исән", - диде үз чыгышында Константин Макаров. Җитәкче Сталинград һәм, гомумән, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны, яшь буынны бу бөек дата белән котлады.

Ветераннар советы рәисе Рәкыйп Мөбарәкшин Сталинград сугышының ачы елларын тагын бер кат искә төшереп үтте. КФУның Алабуга филиалы тарих факультеты студенты Олег Панов яшь буын исеменнән сугыш ветераннарына тыныч тормыш өчен рәхмәт белдерде.

Бүгенге көндә Алабуга районында Сталинград сугышында катнашкан 6 ветеран яши: Минемулла Нәҗипов, Николай Фирстов, Мирзахмәт Муллахмәтов, Иван Иванов, Николай Илюшкин, Василий Перевозников. Әлбәттә, ил буйлап мондый бөек бәйрәм билгеләп үтелгәндә ветераннарның берсе дә игътибарсыз калмады.

Бу чарада хөрмәтле ветераннардан башка өлкән буын кешеләре, мәктәп укучылары, Суворов училищесы курсантлары катнашты.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен илебез бәйсезлеге өчен кан койган ата-бабаларыбыз сафлары да сирәгәя бара. Бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, "Беркем дә онытылмый, бер ни дә онытылмый..." дигән гыйбарәне тормышта кылган гамәлләребез белән дәлилләү - безнең уртак бурычыбыз

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев