Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада тарихи бина ишелде

Шәһәрдә тиешенчә файдаланылмый торган бер бина кимеде - шушы көннәрдә элекке туку фабрикасының түбәсе ишелеп төште. Гадәттән тыш хәл урынына шунда ук шәһәрнең бар ашыгыч хезмәтләре җыелды. Бәхеткә, беркемгә зарар килмәде, ди территорияне этләр белән тикшереп чыккан коткаручылар.

Казан урамында (47нче йорт) урнашкан бу ташландык бина язмышы шәһәр кешеләрен күптәннән борчый иде. Үткән елның ноябрендә газета редакциясенә шәһәр торышына битараф булмаган алабугалы Фәридә Быкова мөрәҗәгать иткән иде.
- Яраткан шәһәрем Алабуга кешесе буларак мине бу сорау күтәннән борчый инде. Борынгы шәһәребезнең үзгәрүенә, көннән-көн матурлануына дусларым белән бергәләп бик сөенәбез. Казан урамы буйлап йөрергә яратабыз. Биредә реставрация үткән матур биналар шулкадәр күп, кызганычка, алар хәзер файдаланмый: элекке техникум китапханәсе, Үзәк китапханә, район мәгариф бүлеге, балалар йорты биналары. Кайчандыр туку фабрикасы һәм электр станциясе (Казан һәм Тойма урамнары почмагы) урнашкан биналар да аяныч хәлдә, - дип борчылган иде Фәридә ханым. Биш ай үтте, һәм шәһәребездә 155 ел буе торган корылма, тузып беткәнгә, ишелде. Тегү фабрикасы бинасының, тарихи корылма булса да, әһәмиятле кыйммәте юк. Кайчандыр шушы территориядә урнашкан балык рәтләре исә респүблика күләмендә әһәмиятле мәдәни мирас объекты булып тора. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының һәйкәлләрне саклау бүлеге мөдире Гөлнара Романова сүзләренә караганда, 1995 елдан 2010 елга кадәр бу бина тарихи мирас һәйкәле булган, әмма тузганлыгы һәм милекченең бинаны тиешле төстә тотарга теләмәве аркасында, дәүләт сагыннан алынды. Сүз уңаеннан, тегү фабрикасының милекчесе булып Банкларның бурыч үзәге тора. Аңа кадәрге милек хуҗасы − "Крез" ҖЧҖ - 2010 елда, бурыч түләү сыйфатында, бинаны биләү хокукын тапшырды. Быел февральдә музей-тыюлык җитәкчелеге һәм район башлыгы имзасы белән бүгенге милекчегә корылманы торгызырга тәкъдим җибәрелгән иде, ләкин бинаны сату белән генә кызыксынган Банкларның бурыч үзәге тәкъдимне кире какты. Элеккечә, фабрика язмышы милек хуҗасы кулында.
Әйтергә кирәк, Фәридә Быкова территорияне яхшыртып, шәһәр халкының ял урыны ясарга тәкъдим итте:
- Әлбәттә, барлык шушы корылмалар урнашкан бөтен бер кварталны затландыру өчен күп акчалар кирәк. Әмма… Бу урында матур сквер яки бульвар, тагын да яхшырагы - кечкенә балалар паркы күрергә теләр идек.
Фәридә ханымның һәм шәһәр җитәкчелегенең фикерләре тәңгәл килде, дип әйтергә була. Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров сүзләренә караганда, корылманы яңадан торгызу мөмкин булмаса, аны сүтәчәкләр, һәм бу урында шәһәрнең генераль планына туры китереп, башка корылмалар барлыкка киләчәк. Хәтта ял зонасы да булырга мөмкин.
Тарихи белешмә
1941 елның октябрендә Алабугада Вышне-Волоцкий туку комбинатының эвакуацияләнгән җиһазлары нигезендә эрләү-туку фабрикасы оеша башлый. Цехларга яраклаштырылган биналар бирелә. Квалификацияле кадрлар, энергия базасы, транспорт булмый. Теләге булган һәркемне эшкә алалар.
Н. Махеев хәбәреннән: "Беренче сугыш көзе бара. Ул көннәрдә Алабугада туку фабрикасын төзү җәелә башлаган иде. Пристаньда егәрле двигатель, эрләү һәм туку машиналары кирәк-яраклары, электр моторлары бушатыла.
Элекке сәүдә складларында электр станциясе һәм котельный урнашты. Шунда ук кечкенә нефть двигателе табылды, күчмә электр станциясе алдылар - һәм эрләү машиналары белән туку станоклары өчен энергия бирелде. 1943 елда фабрикада тукыманың беренче метрлары чыкты. Фронттагыча эшләделәр, салкынны да, ачлыкны һәм башка кыенлыкларны да җиңделәр. Яңа производствога нигездә күрше авыллардан яшүсмер кызлар килә иде, аларның җылы киемнәре дә юк, күбесенең аягында чабата яки агач табанлы ботинка. Кадрлар әзерләү өчен Алабуга фабрикасы өчен генә түгел, башка предприятиеләр өчен дә хезмәткәрләр әзерли торган махсус мәктәп оештырыла.
Алабуга тукучыларының хезмәте инде 1944 елда ук югары бәяләнә, эшчеләр һәм җитәкчеләрнең зур төркеме орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда цехлар арасындагы социалистик ярышта Алабуга туку фабрикасында беренчелек төзү бүлегендә була. 1 Майга туку фабрикасы коллективы тагын 48 станокны эшләтә башлауга йөкләмә ала.
Әйтергә кирәк, XIX гасыр урталарына кадәр фабрика урынында балык рәтләре урнашкан иде, һәм мәйдан да шулай - Балыклы дип аталды. Сәүдә рәтләрендә генә түгел, мәйданнарда да сату барды. "Элемтәче һәм хат ташучы" һәйкәле урынында кайчандыр печән сату мәйданы урнашкан, соңрак балык сату рәтләре барлыкка килгән. Әмма сугыш елларында бирегә Вышне-Волоцкий эрләү-туку фабрикасы күчерелә һәм мәйданга биналар салынып бетә.
Алия СИРАЕВА
Автор фотосы



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев