Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада торак йортларны ремонтлауга керештеләр

Быел Алабуга районында капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 26 торак йортны ремонтлау планлаштырыла.

Торак йортларда капиталь ремонтны шушы елның сентябренә, җылыту сезоны башланганчы тәмамларга ниятлиләр.
Нечаев урамындагы 15нче йортта яшәүче Тәнзилә Әхмәтшина ремонт бригадасына шатланып туя алмый — эшне вакытында башлаганнар һәм бөтенесен тәртип белән башкаралар.
Аның фатирында салкын һәм кайнар су торбаларын, шулай ук юынтык сулар челтәрен һәм сантехниканы алыштырганнар.
— Алга таба ничек булыр, карарбыз, әлегә миңа барысы да ошый. Шулай да безне иң борчыганы — түбә. Аннан туктаусыз су үтә. Мин бишенче катта яшим, һәм, дымлылык аркасында обойлар купканга күрә, ел саен ремонт ясарга туры килә, — ди Тәнзилә Әхмәтшина.
Сүз уңаеннан, бу йортның түбәсен төзекләндерү капиталь ремонт барышындагы эшләр исемлегенә кергән. «ТКХ һәм төзелеш департаменты» МУП директоры Андрей Томилин сүзләренчә, капиталь ремонтка барлыгы 164,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Йорт эчендәге инженерлык челтәрләр — җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, суүткәрү, электр белән тәэмин итү 4 йортта ремонтланачак. Түбә өслекләрен 9 йортта, 11ендә — фасадны төзекләндерәчәкләр, шуларның сигезендә фасадлар тулысынча җылытулы.
— Егетләрдән мин бик канәгать, үз эшләрен беләләр. Хәтта эш барганда кыенлыклар килеп чыкса да, шунда ук хәл итәләр. Без торган йортка 20 елдан артык инде, билгеле, бөтен челтәрләр тузган, хәзер аларны тулысынча алыштырачаклар. Фасадны ремонтлаячаклар, монысына да сөенми мөмкин түгел, — ди Тәнзилә Әхмәтшинаның күршесе.
Шул ук йортта быел җылылык, кайнар һәм салкын су, суүткәрү, электр белән тәэмин итү системаларын тулысынча алыштырып, индивидуаль-җылыту пункты (ИҖП) урнаштырачаклар, фасад һәм түбәне төзекләндерәчәкләр. Бу эшләрнең гомуми бәясе — 22,4 миллион сум.
Әйтергә кирәк, эшне берьюлы берничә йортта алып баралар. Мисалга, шуларның икесендә авыш түбәне төзекләндерү гамәлдә 90 процентка төгәлләнгән инде.
Кече Покров урамы буенча 33нче һәм Азин урамындагы 135нче йортта да түбә төзекләндерү тәмамланып килә. Пролетар урамындагы күпфатирлы 2нче йортта кайнар, салкын су һәм суүткәрү системаларын алыштырып бетергәннәр. Хәзер анда җылыту системасы алыштырыла.
Моннан тыш, дүрт йортта индивидуаль-җылыту пунктлары урнаштырачаклар, ул йортларның өчесе, иң кыен хәлдәгеләре, Таҗи Гыйззәт урамында урнашкан — бу 16нчы, 18нче һәм 20нче йортлар. Программа буенча шулай ук Мәрҗани урамындагы 28 һәм 30нчы йортларда лифтларны да шушы программа буенча алыштырачаклар. Капиталь ремонт исемлегенә мәдәни мирас объектлары булып торган, Олы Покров урамындагы 11нче һәм 17нче ике йорт та керде. Андрей Томилин аңлатуынча, быел мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча комитет белән килешенеп, проект-смета документлары (ПСД) әзерләнәчәк. Ә инде 2022 елда бу ике йортта монтаж эшләре башланачак.
— Инициативалы кешеләр капиталь ремонт белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнаша. Шулай да моңа каршылык ясаучылар да бар — андыйлар җылыту торыкларын яки канализацияне алыштырганда фатирларына кертмиләр. Бу эшләргә кырын карамауларын һәм гомумйорт милегенә керү мөмкинлеген тәэмин итүләрен үтенәм, — дип алабугалыларга мөрәҗәгать итә ТКХ департаменты директоры.
Капиталь ремонт программасына керә торган йортлар исемлеге:
Нефтьчеләр проспекты, 60 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Нефтьчеләр проспекты, 62 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Нефтьчеләр проспекты, 64 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Нефтьчеләр проспекты, 70 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Нефтьчеләр проспекты, 72 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Нефтьчеләр проспекты, 279 — түбә ремонтлау
Г.Тукай урамы, 40 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Г.Тукай урамы, 41 — фасадны төзекләндерү/җылыту
Тынычлык проспекты, 5 — фасадны төзекләндерү/җылыту; Җылылык, суүткәрү, электр белән тәэмин итү инженерлык челтәрләренә ремонт, түбә төзекләндерү
Нечаев урамы, 15 — фасад, түбә, җылылык, кайнар һәм салкын су, суүткәрү, электр белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен төзекләндерү, ИҖП урнаштыру
Пролетар урамы, 2 — жылылык, кайнар һәм салкын су, суүткәрү инженерлык челтәрләренә ремонт
Пролетар урамы, 10 — фасад һәм электр белән тәэмин итү системасына ремонт
Пролетар урамы, 24 — түбә төзекләндерү
Олы Покров урамы, 11 — фасад, түбә төзекләндерү, ПСД эшләү
Олы Покров урамы, 17а — фасад, түбә төзекләндерү, ПСД эшләү
Тыныч тыкрык, 8 — фасад, түбә төзекләндерү
Азин урамы, 135 — түбә төзекләндерү
Кече Покров урамы, 33 — түбә төзекләндерү
Кирпеч заводы урамы, 3 — түбә төзекләндерү
Разведчиклар урамы, 56 — түбә төзекләндерү
Мәрҗани урамы, 28 — лифт җиһазын алыштыру
Мәрҗани урамы, 30 — лифт җиһазын алыштыру
Тынычлык проспекты, 24в — һава торышы буенча көйләү бүлеген урнаштыру
Т. Гыйззәт урамы, 16 — ИҖП урнаштыру
Т. Гыйззәт урамы, 18 — ИҖП урнаштыру
Т. Гыйззәт урамы, 20 — ИҖП урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев