Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яңа ел конкурсларына йомгак ясалды

2020нче ел алдыннан Алабугада төрле тематикалы конкурслар игълан ителгән иде.

Җиңүчеләр "Чебурашка" паркында Яңа ел бәйрәмендә тәбрикләнде. 

Шулай итеп, тәрәзәләрне һәм балконнарны иң яхшы бизәү буенча "Әкият һәр йортка керә" конкурсында өч номинация буенча өчәр җиңүче булды.

Шулай итеп, “Иң якты тәрәзә” номинациясендә Арина Красильникова беренче урын яулады, икенче урында – Айгөл Камалова, ә өченче урынны Ленара Әхмәтшина алды. “Иң матур рәсем төшерелгән тәрәзә” номинациясендә беренчелек Гөлнур Нурхәмәтовага бирелде, икенче урында – Светлана Архипова, өченче урында – Гүзәл Габидуллина. “Иң үзенчәлекле тәрәзә” өчен беренче урын алган Ирина Крупнова бүләкләнде. Икенче урынга Динара Җамалетдинова лаек булды. Өченче урында – Рузия Хәмидуллина.

“Минем йорт хайваным-суперйолдыз”дигән гадәти булмаган бәйгедә беренче урынны Татьяна Халметова алды. Икенче урын Милена Майоровага, ә өченче урын Денис Полянцев һәм Евгений Шумиловка бирелде.

Ел саен шәһәребездә “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” дигән бәйге үткәрелә. Предприятие, оешма һәм учреждение коллективлары һәр елны үз биналарын яңа елга матур итеп бизәргә тырыша. Чара барышында әлеге конкурска да йомгак ясалды. Өченче урынны Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе алды, икенче – Алабуга су каналы. Беренче урында Алабуга электр челтәрләре хезмәткәрләре булып чыкты. Мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр: беренче урында – Алабуга балалар йорты, икенчедә – 38нче балалар бакчасы һәм өченчедә – Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы учреждениеләре арасында иң матуры – “Мираж” сәүдә үзәге, икенче урында – “Дивный сад” кафесы, өченчедә – “Шишкин” кафесы. Ә шәхси йортның иң матур бизәлеше өчен Илгиз Шәйхетдинов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев