Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яңа һәйкәл булырмы?

“Кара малай” кушаматы белән танылган легендар боксчы Нур Алимовның исемен мәңгеләштерү турында Алабуга Җәмәгать советының чираттагы утырышында фикер алыштылар.

Утырыш сөенечтән башланды“ТР муниципаль берләшмәләре каршындагы иң яхшы Җәмәгать советы” конкурсының йомгаклары яңгырады. Алабуга оешмасы “Муниципаль берәмлек территориясендә үткәрелгән чараларда актив катнашуда һәм Җәмәгать советы эшчәнлеген мәгълүмәт чараларында яктырту буенча Җәмәгать советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы” номинациясендә беренче урын алган. Моннан тыш, Җәмәгать советы әгъзасы Зәкәрий Минһаҗев район башлыгының Мактаулы грамотасына лаек булды. “Социаль-икътисади тикшеренүләр институты” коммерциячел булмаган партнерлык директоры Галина Калашникова Алабугадагы мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте оешмалары тарафыннан күрсәтелгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Барлыгы 22 мәктәп, 44 балдалар бакчасы, 4 спорт мәктәбе, 7 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 3 яшьләр оешмасы тикшерелгән.

Бәяләү төп дүрт билге буенча булды, аларрның һәрберсе 16 күрсәткечне үз эченә ала. Үз категорияләрендә иң күп балл җыючылар: 9нчы мәктәп, Иске Юраш мәктәбе, 25нче балалар бакчасы һәм Иске Күклек балалар бакчасы, Балалар экология-биология үзәге һәм “Яшьлек” Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе. Дөрес, аларның берсе дә мөмкин булган иң югары баллны җыймады – бу Интернетта җитәрлек ачылып бетмәү белән аңлатыла. Сайтлар булса да, аларда мәгълүмәт тулысынча бирелмәгән.

Сайтлары булмаган яшьләр оешмаларында аеруча күңелсез күренеш.

– Алар турында рәсми мәгълүмәтне хәтта Алабуганың рәсми сайтында да табарлык түгел. Эзли башласаң, иске версия чыга, анда исә җитәкче турында мәгълүмәт тә әллә кайчангы. Бу оешмаларның максатчан аудиториясеИнтернет куллануда активрак булган яшь буын югыйсә, – ди Галина Калашникова.

Хезмәтләрдән файдаланучы кулланучыларның теләкләренә килгәндә, кайбер ата-ана сыйныфларның артык тулганлыгыннан һәм ике сменалы укытудан канәгатьсезлек белдерде, кемнәрдер өстәмә түгәрәкләр булуын һәм төзекләндерү үткәрелүен тели.

Утырышта шулай ук Россиянең танылган бксчысы, совет җәмәгатә һәм дәүләт эшлеклесе Нур Алимов истәлеген мәңгеләштерү өчен, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать турында сүз булды. Үткән гасыр башында спортчылар арасында ул “Кара малай” буларак билгеле. Кайбер белешмәләр буенча, 1924 елда Нур Алимов Алабуга шәһәр башкарма советы рәисе итеп билгеләнгән. Шуңа күрә, мөрәҗәгать итүчеләр Алабугада аңа һәйкәл куярга кирәк дип яза.  Бу тәкъдим кызу бәхәсләр куптарды. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм  архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина фикеренчә – Алабугага брендлар туплау кирәк: моңа Җәмәгать советыннан, Алабуга музей-ядкарьлеге директоры Александр Деготьков каршы төште: безнең шәһәр белән аннан да танылганрак кешеләрнең исемнәре бәйләнгән. Җитмәсә, Алимов турында мәгълүмәт шәһәр музееның интерактив киоскында куелган. Фикер алышулардан соң, шәһәр спорт мәктәпләренең берсендә боксчыга багышлап стенд урнаштырырга, һәм Бокс федерациясенә Алабугада мемориаль такта булдырырга булышуларын сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев