Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада япон мәдәнияте турында күргәзмә ачылды

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда Япония фонды белән берлектә оештырылган «Кокэси япон курчаклары дөньясы» күргәзмәсен һәм Мария Голомидованың «Япон балачагы дөньясы» дип аталган фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булды

«Кокэси япон курчаклары дөньясы» күргәзмәсендә 70тән артык агач уенчык тәкъдим ителгән. Кокэси — ул бизәп ясалган агач курчак. Бу борынгы сәнгать бигрәк тә XVII-XIX гасырларда зур популярлык ала. Экспозициядә аның берничә төре тәкъдим ителгән: озын гәүдәле тогата-кокэси; башын борганда бала елавын хәтерләтүче наруко-кокэси; гаиләгә бәхет һәм күп бала алып килә торган едзико-кокэси; төрле төсле ядзиро-кокэси һәм башкалар.



— Бу уенчык кына түгел, ә тулы бер философия. Иҗат итүче кешенең фикерләрен, аның тормыш-көнкүреше концепциясен чагылдырган курчак һәрвакыт гади курчакка караганда күбрәк мәгънәгә ия. Һәр кеше яраткан курчагын һәрвакыт үзенчә кабул итә. Без шуны беләбез: һәр халыкның курчаклары аерым әһәмияткә ия. Япон мәдәнияте борынгы һәм катлаулы мәдәниятләрнең берсе. Бүгенге күргәзмә моңа тагын бер кат инанырга мөмкинлек бирә, — диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Александр Деготьков.



«Сакура» Татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге директоры Асия Садыйкова әлеге курчакларның үзенчәлекләре турында сөйләде.
— Японнарның яз көне малайлар һәм кызлар бәйрәмнәре бар. Кызлар бәйрәмен үткәргәндә һәр гаилә махсус кызыл баскычка курчаклар куя, алар буыннан буынга тапшырыла. Югары баскычта император яки императрица сурәтләгән курчаклар урын ала. Алар агачтан түгел, ә фарфор яки балчыктан ясалган. Гаиләнең кереме нинди булуга карап, төрле зурлыкта булалар. Курчаклар Япониядәге көндәлек тормышта аерылгысыз урын алып тора. Нинди генә курчак булса да, анда милли костюм чагылыш таба. Ул — гореф-гадәтләрне тапшыруның үзенчәлекле коралы.



Шулай ук япон курчаклары күргәзмәсен Мария Голомидованың «Япон балачагы дөньясы» дигән фотокүргәзмә тулыландыра. Экспозициядә Япониядә яшәүче балалар сурәтләнгән 50дән артык фотосурәт тәкъдим ителә. Мария Голомидова музыка индустриясендә репортаж һәм портрет төшерү белән шөгыльләнә, Токио, Кюсю, Сикоку һәм Окинавада уздырыла торган Халыкара музыкаль фестивальләрнең рәсми фотографы булып тора. Аның эшләрен төрле мода журналларында һәм башка җирләрдә күрергә мөмкин. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре балаларның чын хис-тойгыларын, мәхәббәт, тугрылык, ата-ана назы, гаилә гармониясе чагылышларын тапшыра. Рәсемнәр япон мәдәнияте, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйли, гомумкешелек кыйммәтләрен ача.

Япониядә Кокэси курчаклары гармония, гаилә җылысы һәм уңайлылык символы булып тора. Японнар өчен бу гади генә уенчыклар гына түгел, алар курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышана, алар буыннан буынга тапшырыла. Һәр курчак останың манерасын һәм теге яисә бу җирлекнең үзенчәлеген чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев