Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада яшәүче Гөлсия һәм Владимир Токаюк бакчаларында 47,5 килограммлы кабак үстергәннәр

Владимир Токаюк әйтүенчә, кабак үстерү серләре бик гади: утырткан вакытта бер чиләк черемә салырга һәм вакытында су сибеп торырга кирәк. Моннан тыш кабак квас сипкәнне ярата. Сирәк кенә булса да кабакны бу эчемлек белән сыйларга киңәш итә бакчачы.

Бишенче яфрагыннан соң сабакны чеметеп куярга кирәк. Шулай итсәң, җирнең бар көче яфракка түгел, кабакның үзенә китәчәк, - ди Владимир Николаевич.

Җылы көннәр озаккарак сузылса, кабак әле тагын да зуррак үскән булыр иде ди йорт хуҗасы. Тик шулай булса да бу кабакка әле дөнья рекордына ераграк. Гиннеслар китабына теркәлгән иң зур кабак Америка фермаларының берсендә үстерелгән. Аның авырлыгы 820 килограмм, диаметры 5 метр. Димәк Владимирга омтылыр биеклекләр бар әле. Хәер, хуҗа моның белән генә туктап калырга ашыкмый. Киләсе елда тагын да зуррак кабак үстерергә вәгъдә итә. Ә бу кабакның язмышы билгеле - хуҗалар аны күршеләргә, туганнарга өләшәчәкләр.

Владимир Токаюк һөнәре буенча бораулаучы, 30 елдан артык һөнәре буенча эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Буш вакытларында ул агачтан төрле эшләнмәләр ясый. Аш бүлмәсендәге матур өстәл дә аның иҗат җимеше. Тормыш иптәше Гөлсия белән гөмбә җыярга, бакча үстерергә, балыкка йөрергә яраталар. Бакча җимешләрен бер дә әрәм итмичә төрле салатлар, тәмләткечләр ясыйлар. Ананас тәме килеп торган кабактан мин дә авыз иттем. "Кечкенә балалар бигрәк яратып ашый аны", - ди Владимир.

Әлеге йорт әллә хуҗаларның якты йөзләреннән, әллә аларда булган күңел җылысыннан, тормышка мәхәббәттән нурланып-яктырып тора. Хуҗалардан тыш йортта ике мәче (иң олысына 12 яшь), Мэгги исемле эт тә яши. "Ишегалдыбызга имгәнгән килеш килеп керде ул. Куып чыгара алмадык инде. Песи дә безгә шулай өлкән яшьтә эләкте. Аны да калдырдык. Аларга монда яхшы буласын сизгән кебек үзләре килеп керә бит. Кызганып калдырабыз инде", - ди Гөлсия ханым.

Тырыш, эшчән, мәрхәмәтле бу йорт хуҗалары безне киләсе елга тагын чакырырга вәгъдә биреп калды.

"Күңелле ананас" рецепты:

Иң элек сироп әзерлибез. Моның өчен зур кәстрүлгә 2 литр су, 12 аш калагы шикәр комы, 5 данә канәфер, 5 данә түгәрәк борыч салып кайнатырга. 1,5 килограмм кабакны чистартып шакмаклап турарга. Кайнап чыккан сиропка кабакны салырга һәм 20 минут кайнатырга. Кайнатканнан соң 3 аш калагы 9 процентлы аш серкәсе салабыз һәм стериль банкаларга тутырып капкач белән ябабыз. Базга төшереп куябыз һәм салкын кышта ананас тәме килеп торган кабак белән сыйланабыз.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев