Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугадан Кашаповлар гаиләсе гаилә бәхете серләре белән уртаклашты

Розалия һәм Габделвәли Кашаповлар гаиләсе район башлыгы Рөстәм Нуриев кулыннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алды.

Кашаповларга медаль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан тапшырылды. Алар өчен бу көтелмәгән бүләк булды, чөнки Кашаповлар Алабуга районында башка лаеклы гаиләләр дә бар дип саный. Шулай да аларның гаиләсе — башка гаиләләр өчен иң лаеклы үрнәкләрнең берсе.
Өйләнешүләренә инде 40 ел, әмма туйга кадәр бик озак дуслашып, хат алышканнар.
− Без биюдә таныштык. Икетуган абыем аны миңа күрсәтеп, яхшы кыз дип әйтте. Ул әйтмәсә дә, күзем төшкән иде инде, башка кызлар арасында аерылып тора иде. Розалия миңа ошады, − дип исенә төшерә Габделвәли Нәҗип улы.
Булачак тормыш иптәше дә ул көнне аны күреп ала. Куе бөдрә чәч, мәһабәт гәүдә игътибарын җәлеп итә. Сөйләшеп китәләр, галантлы кавалер кызны өенә озатып йөри башлый, әмма бу пар үзләрен никах җепләре белән бәйләргә ашыкмый әле, икесенең дә студент чагы. Розалия Казанда укый, Габделвәли — Мәскәүдә. Яшьләр елына ике тапкыр күрешә, бер-берсенә хатлар яза. Югары белем алганнан соң гына язылыша алар. 
− Ул вакытта зур букет һәм балдаклар белән пафослап йөрәгеңне тәкъдим итүләр юк иде, бөтенесе гади генә булды. Әти-әнием һәм икетуган абыем Розалиянең әти-әнисе янына кыз сорарга китте, алар безне хуплады. Шуннан соң без өйләнештек, − ди Габделвәли Кашапов. 
Яшь гаилә алдына торак мәсьәләсе килеп баса. Аларга сайлап алу өчен берничә шәһәр тәкъдим итәләр: Бөгелмә, Әлмәт һәм Алабуга. Беренче ике шәһәрдә тулай торактан бүлмә генә, ә Алабугада яшь белгеч буларак, аңа фатир вәгъдә итәләр. Һәм бу кая күченүне хәл итә торган дәлил була да инде. 
− Хәзер Алабуга безнең өчен туган шәһәргә әйләнде. Биредә яшьлегебез узды, өч улыбыз һәм биш оныгыбыз туды, − ди Розалия Кави кызы.
Балалар һәм оныклар — Кашаповларның иң зур горурлыгы һәм куанычы. Алар барысы да аерым тора, ләкин һәр шимбәдә әти-әниләренең уңайлы фатирына җыела, аралашып, вакытларын бергә үткәрәләр.
− Ничектер шулай кече улыбыз әйтә, алар бик бәхетле кешеләр икән, чөнки аларга беркайчан да ирем белән минем бәхәсләшкәнебезне күрергә туры килмәгән. Әлбәттә, бездә дә, теләсә кайсы гаиләдәге кебек, каршылыклар булгалады, әмма без аларны балаларга күрсәтмәскә тырыштык. Хәзер киленнәремә дә әйтәм, балалар барында ирләрегез белән ачуланышмагыз дип. Балаларына төп үрнәкне ата-ана күрсәтә, − дип саный Розалия Кашапова.
Сүз дә юк, менә алар улларына яхшы үрнәк булган. Габделвәли Нәҗип улы аракы эчми, тәмәке тартмый, үз вакытында ул милициядә участковый булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда булса да, хезмәттән аерылмый, җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. Ул — 5нче ТИҮ рәисе, Алабуга районы Ветераннар Советының лекторлар төркеме әгъзасы һәм ЭЭМ Алабуга бүлегенең Ветераннар Советы әгъзасы, ләкин иң мөһиме — ул чын гаилә кешесе. Габделвәли Кашапов яраткан хатыны, балалары, оныклары бәхетле булсынга, барын да эшли, мөмкинлегеннән чыгып, һәрвакыт булыша. Янәшәсендә Розалия Кави кызы кебек гүзәл зат булганга, дөньясы түгәрәк. Ул — тормыш иптәшенең ныклы тылы, менә дигән ана, әби, хуҗабикә һәм мөгаллим, чөнки берничә дистә ел ул мәгариф өлкәсендә эшләгән. 
− Нык гаиләнең сере мәхәббәттә генә түгел, аның белән генә тук булмыйсың бит. Хөрмәтләү, үзара юл кую, түземлек булсын. Юкка гына яраткан кешеләр бер-берсенә түгел, бер юнәлештә карарга тиеш, димиләр, − ирле-хатынлы Кашаповлар шуңа инанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев