Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугадагы күрмәүче сайлаучылар өчен волонтерлар ярдәме оештырылган.

Политехника көллиятендә урнашкан 1374 участогы ––үзенчәлекле. Ул Тукай урамындагы инвалидлар компакт яшәү урыны янында урнашкан.

Күрмәүчеләр тавышка ориентирлашсын өчен, иртүк монда музыка уйный. Шуннан башка, монда бусага, ишек, башка каршылыкларны билгеләүче сары сигналь тасмалар урнаштырылган. Брайль системасы буенча бастырылган материаллар президентка кандидатлар белән таныштыру өчен эшләнгән. Әлбәттә, традиция буенча участокта волонтерлар эшли. Алар күрү буенча инвалидларны каршы алып, аларны бюллетень алыр өчен сайлау комиссиясе әгъзалары янына, ә шуннан соң сайлау кабинкаларына озаталар. Бюллетеньдә сайлаган кандидат каршышында күрмәүчеләр үтенече буенча башка кеше тамга куюны закон тыймый. Беренче группа инвалидлары, 55 ел бергә яшәгән, Исмәгыйл һәм Мәрҗиһан Сибгәтуллиннарга 80шәр яшә. Алар тулысынча күмиләр. Сайлау участогына да бергә килгәннәр. “Президент саулауларына ничек килмәскә? Безнең илебездә барысы да яхшы булсын өчен, без өлеш кертергә телибез. Күрүчеләргә караганда сайларга безгә кыенрак, участокта волонтерлар ярдәм итү шәп”, диләр.

ТСК информациясе буенча Алабуга сайлау участокларында иртәнге сәгать 10да килү 16,41%, ә район авылларында югарырак – 27,8%.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев