Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугага айныткыч кирәк

Бәлки тиздән Алабуга Суворов училищесы яңадан мәктәпкә әйләнер, бу юлы полиция мәктәбенә.

Алабуга муниципаль район Советы депутатлары бу турыда үтенеч белән Россия Хөкүмәтенә һәм Эчке Эшләр министрлыгына мөрәҗәгать юллаган.

Алабуга муниципаль районы Советының XVI сессиясендә Алабуга районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Юрий Пономарев узган елдагы эш йомгаклары турында сөйләгәндә, махсус уку йорты ябылу сәбәпле, кадрларга кытлык тууы турында да әйтеп узды. Үзгәртеп кору чоры буларак, хокук сакчылары өчен бу җитди сынау вакыты булды, хәер, аның төп этабы төгәлләнде, тиешле карарлар кабул ителде, диде ул.

-Элеккечә үк, безнең эшчәнлеккә бәя бирүдә төп критерий булып халыкның полиция турындагы фикерләре тора. Бүгенге көн шартларында хокук органнарының эшчәнлеген халык белән турыдан-туры бәйләнештән башка күз алдына китереп булмый. Безнең төп бурычларыбызның берсе - эчке эшләр органнарына халыкның ышанычын арттыру,- диде Ю.Пономарев.

2011 елдагы эш нәтиҗәләре буенча бүлек республикада икенче урынны яулады. Җинаятьләрне ачу 72,5 процент тәшкил итте, ә бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Кизү бүлегенә көн саен 50 хәбәр алынды. Һөҗүм итеп талау, көчләү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китереп үлемгә дучар итү, акча талау, законсыз корал әйләнешенә бәйле җинаятьләрнең барысы да ачылды. Алабугада һәм күрше Яр Чаллы шәһәрендә законсыз рәвештә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел группа тотылды, алардан бер килограммнан артык наркотик алынды.

Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекнең арта баруы хокук сакчыларында нигезле борчу тудыра. Яшүсмерләрнең бу һәлакәтле адымына юл куймас өчен, барлык көчне тупларга кирәк.

Ел саен арта барган эчүчелек кебек яман күренеш тә борчымый калмый. Атна буена уртача алганда 70 кеше исерек килеш җәмәгать тәртибен боза. Еш кына нәкъ менә исерекләр үзләре җинаять корбанына әверелә. Узган елда 7 үтерү, сәламәтлеккә зыян китерүгә бәйле 19 очрак, талау нияте белән һөҗүм итү - 5 очрак, 36 талау, 90 проценттан артык кыйнау очрагы теркәлде. Ел ярым элек айныткыч ябылган иде, хәзер холыксыз исерекләрне район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китерергә туры килә, ә бу авыруларга да, медицина хезмәткәрләренә дә күпме мәшәкать, борчу тудыра.

Бу уңайдан сессияне алып баручы район башлыгы Геннадий Емельянов тиешле хезмәтләргә шәһәрдә айныткыч булдыру мәсьәләсен тикшереп, аны ачу мөмкинлеген карарга йөкләмә бирде.

Депутатлар район бюджетының үтәлеше турындагы отчетны тыңлап раслады. Шулай ук Җир-милек палатасы эше турындагы отчет тыңланды.

Сессиядә "2012-2015 елларда Алабуга муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү" программасы расланды.

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев