Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугага ТР Дәүсовет Рәисенең урынбасары килеп китте

Үткән сишәмбедә безнең шәһәрдә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова булып китте. Һәрвакыттагыча, визит программасы эшчәнлекле булды – учреждениеләр дә каралды, халык белән дә очраштылар.

Беренче эш итеп, Татьяна Ларионова 40нчы балалар бакчасына барды. Исегезгә төшерәбез, 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение күптелле комплексның төп мәйданчыгы булачак. Ул “Демография” милли проекты кысаларында төзелә. Биредәге эшнең күбесе тәмамланган инде. Төркем бүлмәләре балаларны кабул итүгә әзер – киштәләргә пөхтәләп уенчыклар, китаплар тезелгән. Музыка классы, ризык әзерләү бүлмәсе хәзерләнгән. Татьяна Ларионова бинаны карап, үзенең кисәтүләрен белдерде һәм киңәшләрен бирде.

− Бу балалар бакчасы полилингваль бакчалар арасында беренче булып ачыла, шуңа күрә балаларны караудан гына башларга түгел, шунда ук укытуга күчәргә кирәк. Тулаем ошый, бакчадан алган тәэсирләр яхшы. Бу гади балалар бакчасы булса, мин “5+” куйган булыр идем, күптелле булгач, таләпләр дә югарырак. Сез беренче, һәм сездән махсус таләп, − диде Татьяна Ларионова, яңа мәктәпкәчә  учреждение мөдире Миләүшә Әдиуллинага мөрәҗәгать итеп.

Аннан соң ул 1224 урынга исәпләнгән мәктәп салыначак урынга китте. Мәктәп тә полилингваль комплексның бер өлеше буласы. Татьяна Ларионова анда төзүчеләр белән аралашты. Бинаны киләсе уку елына куллануга тапшырырга ниятлиләр.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары шәһәр поликлиникасында урнашкан гериатрия бүлмәсендә дә булды. Медицина хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында Татьяна Петровна әлеге бүлмәне уңайлырак итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Алабугага килүенең ахырында, Татьяна Ларионова халыкны кабул итте. Аңа 4 кеше мөрәҗәгать итте. Замхара Хасанова торак мәсьәләсе белән йөри. Аларга фатирны коммерцияле яллау белән биргәннәр. Хәзер торакка субсидия бүлеп бирелгән. Замхара Хасанова бу торакны сатып алырга тели, әмма квадрат метр бәясен арттырганнар һәм аның акчасы җитми.

− Бәлки фатирны иске бәясе буенча сатып алырга мөмкиндер, − ди ул.

− Кыен сорау, мин Дәүләт торак фонды белән сөйләшеп карармын. Нәтиҗә булыр дип вәгъдә итмим, ләкин булышырга тырышырмын, − дип җавап бирде Татьяна Ларионова.

Лариса Ивкинаның соравы сәламәтлекне саклау өлкәсенә кагылышлы булды. Ирем каты авырып китте, ди алабугалы. Һәм хәзер шундый кыенлыклар белән очрашканнар: кайбер процедураларны түләп үтәргә туры килә, башкасына Яр Чаллыга яисә Казанга барасы.

− Җиһазлар белән еларлык хәл, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсене баш табибы Айрат Сафин. – Хәзер бөтен районга эшли торган ФГДС аппараты берәү генә, ул даими эшли, чират бар, ул мөмкин чиктәгечә, кичектергесез очракларда процедура шундук үтелә. УЗИ аппаратларына килгәндә, алар бездә 10, иң яңалары 2006-2007 елда чыгарылган, алар гамәлдә һәм монда чират юк.

Татьяна Петровна районның баш табибына яңа җиһаз алу буенча активрак эшләргә, ә Лариса Ивкинаның тормыш иптәшен шәхси контрольгә алырга кушты.

Меңьеллык урамында төзелеп бетмәгән йортта өлешләре булганнар да кабул ителде. Аларның соравын очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев шәхси тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев