Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар – иң яхшылар арасында

ТР буенча Россиянең җинаять җәзаларын үтәтү комиссиясенең Алабуга филиалы башлыгы, эчке хезмәтләр майоры Марат Бакиров "Җинаять җәзаларын үтәтү комиссиясенең иң яхшы хезмәткәре" күкрәк билгесенә лаек булды.

Бүләкне ул һөнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы чара вакытында, башкалада алды.

− Яхшы башкарырга теләгән эшеңне күрүләре һәрвакытта рәхәт. Җинаять җәзаларын үтәтү комиссиясендә 10 ел эшлим инде. Стажер булып башлаган идем, аннан инспектор, өлкән инспектор булдым, хәзер җитәкче вазифасын алып барам. Коллективыбыз зур түгел, әмма йөкләмәләрен лаеклы үти. Филиалыбызның барлык хезмәткәрләре дә рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталарына ия, − ди Марат Бакиров.

Татарстанда бүген ирекне чикләү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәтү өчен, федераль хезмәт идарәсенең 250 хезмәткәре җаваплы. Алар күзәтүе карамагында шартлы хөкем ителгән, өй аресты билгеләнгән, төзәтү һәм мәҗбүри эштә булган, җәмәгатьчелектән читләштерми генә башка җәза бирелгән 10 меңнән артык граждан исәпләнә. Алабугада җинаять җәзаларын үтәтү комиссиясендә 300дән артык кеше теркәлгән. Инспекциянең бездәге филиалында 7 хезмәткәр эшли. Хезмәт бурычы буенча алар җәмәгать тәртибен саклый, үз карамагындагыларга туры юлга басарга булыша, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтә. Исәпкә куелган хатын-кызлар һәм яшүсмерләргә махсус игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев