Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар ТНВ каналында чәк-чәк пешерә (+ фото)

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Әлфирә Акбәрова һәм аның апасы Альмира Зиннәтуллина ТНВ каналының "Татар ашлары" тапшыруында Татарстан халкын юрашча чәк-чәк һәм кош теле пешерергә өйрәтте. Тапшыру шушы якшәмбедә эфирга чыгачак.

Тапшыруның төп геройлары - районда билгеле, таныш кешеләр. Әлфирә Әкбәрова - шәһәрнең мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры, аның апасы - Альмира Зиннәтуллина - Морт авылы җирлегенең башкарма комитетында озак еллар сәркатип вазифасын башкара. Алар тамашачыларга чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтте:

- "Татар ашларын" күптәннән һәм бик яратып карыйм. Танылган кешеләрнең нинди дә булса ризык пешерүләрен кызыксынып күзәтәм, үзем өчен нинди дә булса яңалык алырга тырышам. Тапшыруда катнашырга дигән тәкъдимне мин шатланып кабул иттем. Бу бит Алабуга, аның тарихы, мәдәнияте, якташларым турында сөйләү өчен менә дигән мөмкинлек. Апам Альмира белән юрашча чәк-чәк һәм кош теле пешерәчәкбез. Без Юраш авылында туып-үстек, ә анда чәк-чәкне бүтәнчә ясыйлар - башка районнарда аны бавырсактан, ә бездә төш ясап пешерәләр, - диде Әлфирә ханым.

Тамашачы бу тапшыруның моңа кадәр гел студиядә төшерелгәнлеген күреп белә. Ә менә бу юлы төшерү төркеме тарихи урыннары һәм табигате белән дан тоткан Алабугага килергә булган:

- "Татара ашлары" чын халыкчан тапшыруга әверелде бит инде, шуңа да бу җәйдә без студиядә генә калмыйча, районнарга чыгып, Татарстанның иң матур урыннарында булырга тырыштык, - дип сөйләде тапшыруның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов.

Шуны да әйтергә кирәк: атна саен булмаса да "Татар ашларын" караганым бар, тик менә экранда алъяпкыч һәм түбәтәй кигән егетне чынлыкта күргәч, беравык танымадым. Руслан - сөйкемле, сөйләшергә бик ярата торган, шаян-шук егет булып чыкты. Кирәк чакта шаярта, кирәк икән җырлап җибәрә, ә вакыт-вакыт мәзәкләр сөйләп, бар төшерү төркемен көлдерә. Читтә торып, төшерү процессын камерага төшереп барган журналистларга да эш табылды - кадр артындагы алкышлар һәм хуплау авазлары - безнеке.

Тапшыру төшерү - катлаулы эш. Җөмлә дөрес булмаса, исемдә ялгыш китсә, яки башка бер хилафлык килеп чыккан очракта да кадрны яңадан төшерергә кирәк. Өйдә кырын ятып караганда җиңел кебек тоелса да, 30 минутлык тапшыруны төшерергә өч сәгатьләп вакыт китте.

Чираттагы тапшыруның кайсы районда төшереләчәген оештыручылар үзләре сайлый. Руслан әйтүенчә, тапшыру инде Балтач, Лаеш, Кукмара һәм Саба районнарында төшерелгән, Алабугадан соң төркем Мамадышка китте. Алабугада ул Ак мәчет янында, шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә төшерелде. Катнашучылар сайлауны алар хакимият хөкеменә калдыра. Бары тик берничә таләп бар, ди Руслан: тапшыруда катнашучы кеше туган ягын яратырга, аның тарихын яхшы белергә һәм милли ашларны оста итеп пешерергә тиеш. Альфира апа белән Альмира апа бу шартларның барысына да туры килә. Моннан тыш алар - яхшы әни, искиткеч әйбәт әби, уңган хуҗабикә, җаваплы җитәкче һәм сөйкемле хатын-кыз да.

Руслан Шәрәфетдинов "Татар ашлары" тапшыруы менә инде өч ел алып бара, бу вакыт эчендә ул үзе дә яхшы гына пешерергә өйрәнгән.

- Төшерү төркемендә 6-7 кеше, шәхси чәчтарашым да, имиджмейкерым, пешекчем дә юк, үзем пешерәм, - дип шаярта алып баручы.

"Татар ашлары"на Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов чакырулы булган, күптән түгел Хәмдүнә Тимергалиева белән өр-яңа тапшыру төшерелгән. Тик үзебезнең "йолдыз"лардан тыш, тапшыруда актер Владимир Меньшов, режиссер Андрей Кончаловский һәм юмор остасы Геннадий Хазанов та булып киткән.

- Алар татар милли ашларын пешерә белмиләр, шулай булгач, ул тапшыруда мин үзем берәр ризык пешерәм. Мәсәлән, Меньшовны мин токмачлы аш белән сыйладым, ә Геннадий Хазанов белән томалап ат ите пешердек. Аларга бик ошады, - дип көлә Руслан.

Камыр басып, төш кискән арада Алабуга тарихы, аның кешеләре турында сөйләшергә дә җитештеләр, Казан кунакларына Алабуга символы булган тукран бүләк иттеләр, тамашачылар өчен бүләккә җыр башкардылар.

Бер язмада барысын да сөйләп бетереп булмый: шуңа күрә якшәмбе, 24 август көнне, 12.30 сәгатьтә ТНВ каналында "татар ашлары" тапшыруын карарга онытмагыз.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев