Алабугалылар электрон хезмәт кенәгәләренә күчә башлаячак
1 гыйнвардан әкренләп электрон хезмәт кенәгәләренә − барлык эшләүче россиялеләргә яхшы таныш документның яңа форматына күчү башланды.
Цифрлы хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләрнең үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны алуның даими һәм уңайлы булуын тәэмин итә, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ача. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәне күпме кирәк, шуның кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә.
Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре:
- хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка уңайлы һәм тиз керү мөмкинлеге;
- хезмәт эшчәнлеге турында хаталы, төгәл булмаган һәм дөрес булмаган мәгълүматларны минимальләштерү;
- дистанцион эшкә урнашу буенча өстәмә мөмкинлекләр;
- эш бирүчеләрнең кәгазь хезмәт кенәгәләрен алу, алып бару һәм саклау чыгымнарын киметү;
- өстәмә документаль раслаудан башка шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияләрне дистанцион рәсмиләштерү;
- дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен электрон хезмәт кенәгәсен куллану;
- эш бирүчеләр һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны аналитик эшкәртүнең яңа мөмкинлекләре;
- югары дәрәҗәдә куркынычсызлык һәм мәгълүматларның сакланышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев