Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларны су объектларында игътибарлырак булуларын сорыйлар

Җәйге сезон башлану белән күпләр табигатькә чыгарга, елга яки буа янында ял итәргә омтыла.

Балалар суда күңел ача һәм йөзә, тик идеаль картина өчен үз балаларының куркынычсызлыгын игътибар белән күзәтүче ата-аналар җитми.
Шуңа күрә Алабуга коткаручылары шәһәрлеләрнең сулыклар янында күпләп ял итү урыннарына патрульлек итүне көчәйтте. Бу вакытта алар гадәттә балалар су коена торган урыннарга аерым игътибар бирә, чөнки балигъ булмаганнарның еш кына ата-аналарга хәбәр итмичә, су янына бару очраклары була.
Шундый урыннарның берсенә Шишкин буаларын — яшь алабугалыларның яраткан су коену урынын да кертергә мөмкин. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Николай Доронин билгеләп үткәнчә, буалар бу максатлар өчен гомумән туры килми, чөнки алар кирәгенчә җиһазландырылмаган, өстәвенә, торгын суда теләсә нинди авыру эләктерергә мөмкин.
Криуша елгасы ярына аеруча зур игътибар биреләчәк, шәһәрлеләр анда ял итәргә ярата. Биредә 1 июльдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы посты оештырырга ниятлиләр, анда һәр көнне икешәр коткаручы кизү торачак.
«Кизү тору иртәдән кичкә кадәр барачак, әмма тәүлек буе түгел», − дип ачыклык кертте Николай Доронин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, аларны балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә үтәргә кирәк.
Төп кагыйдәләрнең берсе — су коенырга җыенган урынны яхшылап тикшерү. Алдагы көнне ул куркынычсыз булса да, төптә төн эчендә су агымы белән китерелгән агач ботаклары яки нинди дә булса чүп-чар барлыкка килергә мөмкин. Каты комлы төбе булган һәм сөзәгрәк урынны (кисәк кенә тирәнлеккә кереп китәрлек булмасын) сайларга кирәк, тиз агымлы елгаларда коенмау яхшырак.
«Иң яхшысы, әлбәттә, махсус җиһазландырылган урыннарда коенырга. Билгесез урында суга сикерү куркыныч — башыгыз белән грунтка, ботаклы агачка килеп бәрелергә, муендагы умыртка сөяген имгәтергә, аңны югалтырга һәм һәлак булырга мөмкин. Сал, катер, көймә, пристань һәм башка корылмалардан чуму шулай ук куркыныч», − ди Николай Александр улы.
Моннан тыш, өлкәннәр балаларга түбәндәгеләрне аңлатырга тиеш:
— балалар әти-әниләре күзәтүе астында гына су коенырга тиеш;
— күп ашаганнан соң су коенырга ярамый, 30-45 минут көтәргә кирәк;
— сабый яхшы йөзә белсә дә, аңа тирән урыннарда су коенырга ярамый;
— ата-аналар якында булса да, сигнал калкавычларыннан да ераграк йөзеп китәргә ярамый;
— кинәт кенә суга чумып кемнең дә булса аякларын тотарга ярамый — кеше куркып, үзе дә сизмәстән куркыткан кешене имгәтергә мөмкин;
— зур дулкын һәм шторм булганда су коенырга ярамый.
Әлеге кагыйдәләрне үтәү бәла-казага юл куймаска, ә иң мөһиме — сезнең һәм балаларыгызның тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел инде суда саксыз булуның корбаннары бар. Алабуга районы территориясендә ике кеше батып үлгән. Икесе дә — чит шәһәрләрдән. Соңгы очрак бер атна элек, 12 июньдә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев