Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларны сулыкларда сак булырга чакыралар

Кызганыч, җәй кызуында бернинди тыюлар да кайбер кешеләрне ярамаган урыннарда су коенудан туктатмый.

Алабуга пристане каршындагы комлы утрауда бер ир-атның батып үлгәнлеге турында республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 26 июньдә 17 сәгать 45 минутта хәбәр килгән. 20 сәгать 35 минутта коткаручылар ярдан 20 метр ераклыкта, биш метр тирәнлектән 59 яшьтәге ир кеше гәүдәсен судан чыгарып, хокук саклау органнарына тапшырганнар. Бу урын су керү өчен җайланмаган. Вакыйганың сәбәбе тикшерелә. 
Тагын бер фаҗига икенче көнне иртән килеп чыккан. 27 июньдә 5 сәгать 55 минутта вакыйга шахиты Менделеевск районының Бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә Тойма елгасында (Тихоново авылы тирәсендә) бер ирнең суга батуын хәбәр иткән. Аны эзләргә Яр Чаллының 6нчы Зона эзләү-коткару отряды чыккан. Шул көнне сәгать 11 тулып 50 минут киткәч, коткаручылар ярдан 30лап метр арада 6 метр тирәнлектән ир-ат гәүдәсен чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Батып үлүчене туганнары таныган, ул Алабугада яшәгән, 31 яшьтә генә булган. 
Эссе һава балаларны да, зурларны да суга тарта. Узган ялларда гына да Татарстанда тугыз кеше батып үлгән. Аларның бөтенесе — ирләр, республикабызның төрле районнарында — Әлки, Апас, Кама Тамагы, Балтач, Яшел Үзәндә яшәүчеләр. Соңгысында гына барлыгы 5 кеше батып үлгән. 
27 июньдә Казансуда 17 яшьлек яшүсмер баткан. Җәй башланганнан бирле республикада барлыгы 22 кеше су корбаны булган. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Батып үлүчеләрнең барысының да коенырга рөхсәт булмаган урыннарда су кергәнлеге ачыкланган. Бу атнада безнең хәбәрчебез сулыклар буйлап йөреп чыкты — бөтенесендә дә диярлек су коеналар. Тойма елгасында берничә бала һәм зурлар да бар иде. Алабугалы Анастасия бирегә балалары белән көн саен килә дияргә була, бу урын аларның өйләренә якын гына. Монда су керергә ярамаганлыгына берәүнең дә исе китми, дөрес бернинди язулар да күренми. 
Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре алабугалыларны үтә дә сак булырга, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска, исергән килеш су коенмаска, бәләкәй балаларны караучысыз калдырмаска чакыра. 

Су коенганда куркынычсызлык чаралары:
- иртән яисә кичен коену яхшырак, ул вакытта кояш җылыта, артык кыздырмый;
- су температурасы 17-19 градустан да ким булмаска тиеш; суда 20 минуттан артык булырга киңәш ителми;
- суга берничә мәртәбә 15-20шәр минутка кереп чыгу яхшырак, туңган очракта, гәүдәне көзән җыера, сулыш алу тукталып, аң югалуы бар;
- исерек хәлдә суга керергә ярамый;
- күперләрдән, пристаньнардан суга сикерү, үтеп бара торган көймәләр, катер һәм суднолар белән янәшә йөзү рөхсәт ителми;
- якында җайланган пляж булмаганда, су коену өчен төбе каты комлы, чүп-чарланмаган һәм сөзәк авышлыклы урын сайларга кирәк;
- калкавычлардан ары йөзәргә ярамый, анда чокырлар, көчле агымлы урыннар булырга мөмкин;
- кабартылган матрац, автомобиль камералары һәм кабартылган мендәрләрдә йөзмәгез. Җил яисә агымның аларны ярдан еракка алып китүе, дулкынның каплануы бар;
- бәләкәй балаларны су буенда ялгыз калдырмагыз.

Балаларны бәхетсезлек очракларыннан ничек сакларга?
Кызганыч, бөтен балаларның да җәйге ялы уйлап оештырылган дип әйтеп булмый. Хәвеф-хәтәрле очракларга юлыкмас өчен, ата-аналар балаларын даими карап торырга, уңайлы мохит тәэмин итәргә бурычлы.
− Үткән елда гына да Россия территориясендә җәйге өч айда 885 бала һәлак булды, балигъ булмаганнарның 11 мең 124е җинаятьләрдән, янгыннардан, суга батулардан, агуланудан, тәрәзәдән егылып төшүдән, ток сугудан, юл-транспорт фаҗигасеннән, шулай ук балалар өчен спорт мәйданчыкларында зыян күрде, − ди райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
Бу санлы күрсәткечләрнең һәркайсы артында — кемнең дә булса баласы. Балалар иминлеге өчен, ата-ана кулыннан килгәннең барысын эшләргә бурычлы:
- оешкан ял итүнең бөтен мөмкинлекләреннән дә, беренче чиратта — балалар лагерьларыннан файдаланырга. Әйтергә кирәк, бүгенгә кэшбек программасы гамәлдә, ягъни балалар лагерена юллама өчен түләүнең күпмедер өлеше кире кайта;
- балигъ булмаганнар өйдән читтә булганда, көн тәртибен сакларга. Җәен балалар өйләренә төнге сәгать унбердән дә соңга калмыйча кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев