Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 2нче гимназиясе — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында

Алабугалылар күпмилләтле төбәктә яши, монда татарлар, руслар, удмуртлар, марилар, керәшен татарлары элек-электән дус һәм тату, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшәгән.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатында, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел — Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде.

Шәһәр мәктәпләрендә төрле милләт балалары арасында толерантлык саклау — зур бурычларның берсе. Алабуганың иске, тарихи өлешенә урнашкан 2нче гимназия коллективы да шул бурычларны үтәп килә.

Гимназия тәрбия эшчәнлеген халык педагогикасына таянып оештыра, укучыларда һәр милләткә карата ихтирам хисләре уята, янәшәбездәге халыкларның мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу исә безгә кадәр яшәп килгән йолаларны саклап калырга ярдәм итә. 

2020-2021нче уку елында гимназиядә татар телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм аларны яшь буынга тапшыру максатыннан, төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берничәсенә тукталасыбыз килә: «Без — нәни артистлар», «Туган телем — иркә гөлем» тел бәйгесе, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, Тукай атналыгы, «Йорт янындагы бакча» паркында балалар Сабан туена бүләкләр җыю чарасында катнашу һәм башкалар. 

Гимназиябез укучылары республика күләмендә һәм шәһәрдә үтә торган чараларда катнашудан читтә калмый, анда алдынгы урыннарны яулыйлар. Мәсәлән: Дюрягина Камилла һәм Бәдретдинов Илнур "Туган телләр фестивале"ндә, Гыйльмуллин Әмир "Муса Җәлил укулары"нда 1нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар, Мутикова Эмилия "Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү бәйгесе«ндә җиңүче исеменә лаек булды.

Тәҗрибәле мөгаллим Наилә Низамова гимназиядә «Нәфис сүз» студиясен алып бара. Наилә Биҗан кызы кулы астында тәрбияләнүче укучылар күрсәткән «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» исемле театраль күренеш, муниципаль конкурста алдынгы урыннарның берсен яулап, соңыннан гимназиябезгә килгән ветераннар тарафыннан да югары бәяләнде.
Язны каршылау бәйрәме Нәүрүз — шәһәр күләмендә оештырылган чараларның берсе. Ул бездә бик күңелле узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән килгән укучылар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алабуга шәһәре Үзәк китапханәсенең туган як бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә бәйрәмне тагын да матурлап җибәрде.

Туган телебезне саклау, үстерү — һәрберебезнең изге бурычы. Шуны истә тотып, безнең гимназиядә белем алган яшь шагыйрә Эльвина Яхина белән очрашу үткәрдек. Бу чарага Эльвинаны укыткан мөгаллимнәр һәм гимназиябезнең сәләтле укучылары чакырылды. Гимназиячеләр үзләренең әсәрләрен, яратып өйрәнгән шигырьләрен укыды, кызыксындырган сорауларына җавап тапты. Очрашу җылы, дустанә мохиттә үтүе белән барыбызның күңелендә тирән эз калдырды.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» дип аталган китабында шундый юллар бар: «Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру... Әгәр шул бурычыбызны үти алсак, йөзебез ак, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр». Шуңа да үзебез белем биргән һәм тәрбияләгән балаларга әдәплелек сыйфатлары салып калдыра алсак, белемле һәм зыялы шәхесләр эшебезне дәвам итәр иде. Изге Коръән китабында да: «Гыйлем алу бишектән ләхеткә кадәр» диелгән. Шуны беркайчан да истән чыгармасак иде.

Туган телебез — татар теле. Үз телебездә сөйләшү милләтебезне дә, ватаныбызны да саклап калачак. Һәр әти-әни үз баласын кечкенәдән ана телендә сөйләшергә күнектергән иде. Гимназиядә үткән һәрбер чара бу юнәлештә әти-әниләрнең ярдәмчесе булып тора.

Безнең телебез — матур, күркәм. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Тел белән бергә, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә юкка чыга. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы — телебезне саклау.
Тел өчен көрәш — милләт өчен көрәш ул. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы әле дәвам итә. Алдагы чараларыбыз да матур һәм нәтиҗәле үтсен иде, дигән теләктә калабыз.

Ландыш ГАТИНА, Венера МОСТАЕВА, 2нче гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев